Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

АЛАРНЫҢ ХЕЗМӘТЕН БӘЯЛӘП БЕТЕРМИБЕЗ


Үз административ территориясендә яшәүчеләрнең иминлеген саклаучы, җинаятьчеләрдән зыян күрүчеләргә ярдәм кулын сузучы, профилактик чаралар үткәрүче участок милиционерлары бәйрәм итәчәк киләсе атнага. Бу авыр, үз тормышы юк, дип әйтерлек, гаиләсенә сирәк кайтып күренгән һөнәр ияләрен табиблар белән чагыштырырга да була. Алар өчен билгеле хезмәт вакыты да, көн һәм төн арасында аерма да юк.  Индрәй авылы һәм  Боровой поселогы участок милиционеры Илшат Инсаф улы Шәрипов 14 ел хезмәт итү чорында ни генә күрмәгән дә, кемне генә очратмаган.

- Милициягә өч ел төзелештә эшләп, үземә өй салып алгач, авылдашым, әле ул вакыттагы безнең участок милиционеры Хәмзә Камалов чакыруы буенча килдем мин. Индрәй мәктәбен тәмамлагач, педучилищеда физкультура белгеченә укуым тормышымда нык булышты. Шул диплом сәбәпле, армиядә һава десантчылары гаскәренә билгеләделәр. Тарих битләрендә билгеле урын алган "Ак йорт”ны штурмлауда катнаштым. Аның өчен Президент Б.Н.Ельцин "Хәрби хезмәттәге уңышлары өчен” медале белән бүләкләде, - дип сүз башлады ул яшьлегендәге матур мизгелләрне күз алдына китереп. – Хәзер мин үземнең кул астындагы өч хезмәттәшем белән катлаулы, җаваплы эшнең иксез-чиксез бурычларын үтәү белән мәшгуль. Әле бәйрәм вакытларында гына Индрәй авылында ел буена урлашып йөргән караклар төркемен фаш иттек. Гомумән, миңа күбрәк җинаятьләрне ачуда катнашу ошый. Бервакыт офицер хәрби частьләрдә хезмәт итүче бер солдатның наркотик катнаш тәмәке тартуын һәм урлануда шикләнүен хәбәр итте. Безнең ул чорда дачаларда ачылмаган караклыклар арткан иде. Тикшерә башлагач, ул солдат барысын да берәмтекләп сөйләп бирде, дусларын да әйтте. Җаен белеп эш итү нәтиҗәсендә 25 җинаять ачылды, караклар тиешле җәзасын алдылар, аларны хәрби суд тикшерде.

Әлегә җинаятьләр саны алдагы еллар белән бер тирәдә, ә менә ачылганнары артыграк.

Участок милиционерлары өчен төзелгән программа нигезендә кызыксындыру чаралары да каралган, ай саен бирелгән план үтәлеп килсә - 5 мең премия языла, бу эштә тагын эшләргә теләүчеләр торак белән тәэмин ителә һ.б.

Илшат киләчәктә тагын да биегрәк үрләр яуларга өметләнә, вазифасы аңа майордан да югары исем алырга мөмкинлек бирми, шуңа да ул үзен эчке эшләр органнарының башка өлкәсендә сынап карарга уйлый. 2005-2008 нче елларда Боровой милиция бүлеге начальнигы ярдәмчесе урынында берникадәр тәҗрибә дә туплаган. Ләкин Төмән районының берничә торак пункты иминлеге өчен җаваплы булу – бик четерекле хезмәт. Ул вакыт бу эш авыр тоелса да, хәзер инде тәҗрибәсе җитәрлек, белеме дә арткан.

Гадел булу, намуслылык, кешелеклелек кебек сыйфатларныћ милиция хезмђткђре љчен кирђген ђйтеп тђ торасы юк. Тик, кайчакларда кырыс, усал да булырга туры килгђли њзлђренђ. Тђњлекнећ телђсђ кайсы вакытында кемнђр генђ очрамый аларга: һђлакђткђ очраганнар, аракы, наркотик белђн мавыгучылар, хулиганлык кылган яшьлђр, фахишђлђр, ызан бњлешђ алмаган күршеләр... Барысы белән дә уртак тел табып, гаепләрен аңлатып, яхшы якка үзгәрүләрен таләп итүдән тыш, үтенергә, сорарга, психолог та, педагог та, тәртип саклаучы да, көчле зат та булырга кирәк. Милицияне халык нђкъ менђ участок милиционеры аша књрђ, таный. Чљнки халык белђн књбрђк ул очраша. Димђк, аныћ кием-салымы да, аралашуы да кешечђ булырга тиеш.Милициядәгеләрнең хезмђтен бђялђп бетермибез, лђкин нинди дђ булса бђхетсезлек очрагына тарсак, ић беренче булып шуларга мљрђќђгать итђбез. Ђ барлык бозыклык њзебездђн башлана тњгелме икђн, дигђн уй башыбызга да кереп карамый.

«Кадрлар белђн эшне камиллђштерњ халыкара терроризм џђм оешкан ќинаятьчелек белђн кљрђшњ љчен кирђк. Бњгенге заман милиционеры «кичђге» хезмђткђрдђн књп нђрсђ белђн аерылып торырга тиеш. Бу нисбђттђн, ќитђкчелђрнећ хезмђткђрлђре белђн турыдан-туры аралашуына зур урын бирелђчђк. Моннан тыш Эчке эшлђр министрлыгыныћ кайбер функциялђрен башка ведомстволарга књчерњ књздђ тотыла. Мисал љчен, хђзерге вакытта эчке эшлђр органнары хезмђткђрлђре айныткыч, чит ил гражданарын њз иллђренђ озату, машиналарныћ техник яктан яраклы булуын тикшерњ џђм башка шундый милиционерларга хас булмаган эшлђр белђн мђшгуль. Транспорт милициясенећ эше дђ шактый нык њзгђрђчђк», - дип белдерде бер очрашуда эчке эшлђр министры Рђшид Нургалиев киләсе реформаларны истә тотып. 

Алдагы ике елда Россия эчке эшлђр министрлыгы системасында зур њзгђрешлђр кљтелђ. Ђлеге системада эшлђњчелђрнећ гомуми саны 20% кыскартылачак, њзђк аппарат вђкиллђренећ яртысын диярлек кыскарту кљтђ. Ил ќитђкчелеге тарафыннан расланган ђлеге њзгђртњлђр моннан берничђ ел элек башланып китте, 2012 елга эчке эшлђр министрлыгы структурасы эшен яћача оештыру тђмамланырга тиеш.  Киләсе елның мартына полициягә  үзгәртелүенә зур өметләр баглый Илшат Инсаф улы.  Чын үз џљнђренә тугърылар гына калыр, безнең сафларны керләп йөрүчеләр кыскартылыр, дигән теләктә кала.

И.И.Шәриповның гаиләсе зур, хатыны белән өч ир бала тәрбиялиләр алар. Зурысына хезмәт сукмагына басарга да күп калмаган. Алар да җәмгыятебез өчен файдалы прокурор, яисә медицина хезмәткәре булырлар, ди әтиләре.

Әлегә Илшатка һәм барлык участок милиционерларына түземлелек, ихтыяр көче, җаваплылык, аларга ихтирамлы караш, сәламәтлек, уңышлар телибез. Хыялларыгыз, алдагы көнгә өметләрегез чынга ашсын, хәвеф-хәтәрләр сездән ерак йөрсен, начар уйлы кешеләр теләкләрен тормышка ашыра алмасыннар.

Г.ВӘЛИЕВА.

 

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (11.11.2010)
Просмотров: 422 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz