9 сентябрь – Ураза
бәйрәме
ЯРЛЫКАУ ҺӘМ МӨКЯФӘТ КӨННӘРЕ
Мөселманнар бер ай дәвамында сәхәргә тордылар,
"Бисмилла” әйтеп, сәхәр ашын ашадылар, калебләрен Хак Тәгаләгә юнәлтеп, Аңа
ялвардылар, тәүбә вә истигъфар, дога вә намаз кылдылар. Көндезләрен Аллаһы ризалыгы
өчен һәртөрле мәшәкатьләргә түзеп ашамадылар-эчмәделәр, уразаларын
тәмамладылар. Аллаһыга коллык итү имтиханын уңышлы тапшырдылар. Ахшам азаны
ишетелү белән дога кылдылар, авыз ачтылар, рухый ләззәтнең югары нокталарына
ирештеләр. Ифтар табыннарында мохтаҗларны, ятимнәрне туендырдылар... Тәравихка
бардылар, җәмәгать эчендә саф-саф булып тезелделәр, Аллаһының хозурында
рөкугъка иелеп сәҗдәгә бардылар. Калебләреннән кинә, ачу, хирыслык, дошманлыкны
чыгарып аттылар, шул рәвешчә, тыйнак һәм самими бәндә, эчкерсез кол булдылар.
Мөэминнәр бер ай дәвамында кулларын, аякларын, телләрен,
күзләрен һәм колакларын да динебездә хәрәм булган нәрсәләрдән тыйдылар. Аяклар
начар юлда йөрмәде, куллар җәбер-золым кылмады, күзләр әшәкелекне, нәҗеслекне
күрмәде, колаклар әхлаксыз сүзләрне тыңламады, телләр гайбәт сөйләмәде...
Инде менә бәйрәмдә бу тырышлыкның, бу иҗтиһадның
җимешләрен татыйбыз. Рамазан гаетендә кардәшлек-туганлык хисләре иң югары
ноктага җитә. Туган-тумача бер-берсенә кунакка йөрешә, балалар ата-аналар янына
барып, хәлләрен белешә, хөрмәт күрсәтә... Бәйрәм бер-берсенә үпкә тоткан
кешеләрне татулаштыру көченә ия. Мөэминнәр Рамазан гаетендә бигрәк тә
мохтаҗларның, ятим вә үксезләрнең күңелен күрергә тырышырга тиешләр. Моның
савабы бик зур.
Рамазан гаете алдыннан еракта яшәгән туганнарыгызны
тәбрикләгез.
Гает – сөенеч, шатлык һәм күңел ачу көнедер.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бәйрәм көннәрендә кылычлы-калканлы
уеннарны карарга рөхсәт иткән. Дөңгер кагып, җыр сузучыларга да сүз әйтмәгән.
Ислам галимнәре моны бәйрәм көннәрендә төрлечә күңел ачарга мөмкин дип аңлата.
Әлбәттә, бу күңел ачулар вакытында динебездә хәрәм дип билгеләнгән нәрсәләр
булырга тиеш түгел. Моңа аерым игътибар итәргә кирәк.
ГАЕТ НАМАЗЫ
Рамазан бәйрәме көнне, мөмкин булса, һәр мөселман иртүк
йокыдан торырга тиеш. Әйбәтләп юынырга, чиста киемнәр кияргә кирәк. Мәчеткә
барганда ашыгып атламаска, салмак кына, вәкарь белән бару мәслихәт. Юлда
Аллаһыны зикер итеп, тәкбир әйтеп бару тиешле.
Бәйрәм намазына яшьләрне, балаларны алып бару бик күркәм
эштер. Намазга әле беренче тапкыр гына килгән кешеләргә кимсетеп карау һич яхшы
түгел. Киресенчә, андыйларга якты чырай күрсәтергә кирәк.
Гает намазы укылгач, бәйрәм хөтбәсе тыңланып, дога
кылынганнан соң, мәчет әтрафында, мәхәлләләрдә, шәһәр һәм авыл өйләрендә җирле
гореф-гадәт буенча бер-береңне тәбрикләүләр, бәйрәм ашлары үткәрелә башлый.
Әхмәд ШАҺИН,
("Юлдаш”).
|