Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » «Сәламәтлек» милли проекты

МӘРХӘМӘТЛЕ ШӘФКАТЪ ТУТАШЫ

«Сәламәтлек»  милли проекты

Татар Коллар авылының бер читендә урнашкан зур булмаган иске бина бүлмәләрен башлангыч мәктәбе белән медпункт бүлешкәннәр. Ә эченә килеп керүгә, биредә хезмәт итүчеләр тырышлыгы белән булдырылган чисталык, тәртип шикле уйларны бөтенләй юкка чыгара. Монда халыкка беренче медицина ярдәмен 37 ел инде шәфкатъ туташы – Әлфия Мирзаәхмәт кызы Хәкимова күрсәтә. Шушы вакыт эчендә ак халаты ак күңеленә тиң булган апа күпме авылдашына медицина ягыннан гына түгел, җылы сүзе белән дә булышкан. "Елмаеп каршы алган Әлфия Мирзаәхмәт кызын күрү белән авырган җирләр төзәлеп, тән сихәтләнеп киткәндәй була”, - дип сөйләделәр авыл әбиләре. Күптән инде лаеклы ялда булуына карамастан, ул авылдашларына хезмәт итүен дәвам иттерә. "Пенсиягә чыккач, ял итеп, бакчада мәш килеп, якыннарым белән күбрәк вакыт үткәрермен, дип уйласам да, минем урынга эшләргә керүче белгеч табылмады. Эш күп, таләпләр, җаваплылык та зур, ә хезмәт хакы түбән, шуңа яшьләрнең эшлиселәре дә килми. Аларны да аңлап була, чөнки көн саен диярлек азык-төлек, кием-салымга хаклар арта тора...” – ди ул.

Бүгенге көндә Коллар авылында якынча 220 кеше яши, Әлфия Мирзаәхмәт кызы Киселево, Полуяново авылларында яшәүчеләргә дә медицина ярдәме күрсәтә. Ярый әле хәзер юлларга асфальт түшәлгән, ашыгыч ярдәм машинасы да үзен озак көттерми. Элек авыруларны Вагай район үзәк больницасына хәвеф-хәтәрсез җиткерер өчен күпме көч-хәл түгәргә туры килгән.”Янымда тормыш иптәшем Марат Мөхәммәт улы булмаса, эшли алмас идем. Ул - шофер, күп очракта авыруларны больницага илтергә, дарулар алып кайтырга ул ярдәм итә”, - дип сөйли күп кыенлыклар кичергән шәфкатъ туташы. Авылның бүгенге тормышы белән кызыксынып без Ә.Хәкимовага берничә сорау да бирдек.

- Әлфия апа, әйләнәдә грипп авыруы чәчәк ата, шәһәрләрдә халык күп җыела торган урыннарда карантин игълан ителә, мәктәпләр, балалар бакчалары вакытлыча ябылалар, ә сезнең авылда хәлләр ничегрәк?

- Безнең якка әлегә грипп килеп җитмәдеме әллә - бездә авыручылар саны аз. Ә авыручылар арасында күбрәк читтә яшәп килүчеләр күзәтелә. Соңгы елларда гриппка каршы прививкалар утыртып тордык, шуңадыр да дип уйлыйм. Миндә хисапта 45 бала, Аллага шөкер, барысы да сау-тазалар.

- Сезгә нинди авыру белән күбрәк мөрәҗәгать итәләр?

- Кан басымы югары булу сәбәпле һәм йөрәк авыруына. Үлүчеләр арасында да шушы диагноз беренчеләр рәтендә. Ә, гомумән алганда, безнең якта авыручылар саны аз, моны мин экология, яшәү шартлары, тукланудан дип уйлыйм. Тик авылдагыларны гына алсак та, мәсәлән, кем балык ашый, аларның сәламәтлекләре, балыкчылык белән шөгыльләнмәүче гаиләдәге кешеләрнекегә караганда яхшырак – моны мин күп еллар күзәтүемнән чыгып әйтүем. Ә грипп белән авырмас өчен якташларыма ешрак сарымсак, суган ашарга, мүк җиләге, кура җиләге, карлыган, сырганактан морс кайнатып эчәргә тәкъдим итәр идем. Яшьләребезгә хәзердән үк сәламәтлекләрен кайгыртып чыныгырга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәм.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: «Сәламәтлек» милли проекты | Добавил: Zul4itai (18.03.2011)
Просмотров: 651 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz