Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » «Сәламәтлек» милли проекты

Елмаюлары да шифалы

«Сәламәтлек» милли проекты




Сәламәтлек саклаучылар адресына нинди генә сүзләр әйтелми хәзер: яхшысы да, начарын да еш ишетәләр алар. Ә менә үз эшләренә намус белән караучылары артык күзгә ташланмый гына тиешле вазифаларын башкара киләләр. Төмән районы, Индрәй авылында да күп еллар халыкка тугрылыклы хезмәт иткән фельдшер лаеклы ялга киткәч, бик борчылган иде анда яшәүчеләр: инде нишләрбез, кем безне үзенең киңәшләре белән рухландырыр, шифалы куллары белән уколлар ясар, кайчан чакырсак та тиз арада җыенып ярдәмгә ашыгыр дип. Ләкин изге урын буш тормый ул. Яшь медицина белгечләре дә тиз арада индрәйлеләр күңелен яулап алдылар. Куллары да оста, йомшак, телләре дә күңелне шифалый, авыруларны да көттереп тормыйлар, килеп, тиешле дәваларын, киңәшләрен бирәләр.

Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Алсу Сәгыйт кызы Дәүләтшина Свердловск өлкәсе, Нижнесерчинск районы, Васькино авылыннан, ә фельдшер-педиатр Сенера Вәгыйт кызы Зарипова Ялутор районының Атьял авылыннан. Икесе дә үз якларында фельдшерлык һөнәренә укыганнар. Алсу биш еллап тәҗрибә тупларга өлгерсә, Сенера әле хезмәт юлын монда гына башлаган. Шунысы кызыклы булды: Алсуга монда килергә "Яңарыш” газетасы этәргеч ясаган – анда бастырылган белдерүне укып авыл башлыгына юл тоткан ул.

Сенера: "Мин балалар белән эшлим, аларның сәламәтлеген тикшерәм, прививкалар куябыз, бер елга кадәргеләрнең ай саен буен, баш тирәлеген, авырлыгын үлчәп, анализлар тапшырырга юллама бирәм һ.б. эшләр башкарам. Бер яшькә кадәрге 31 сабый, гомумән, 500ләп бала минем исәптә. Эшем үземә бик ошый”, - диде.
Алсуның вазифасы шактый җаваплылык таләп итә, ул авыл халкының сәламәтлеген кайгырта: диспансер күзәтү үткәрә, өйләренә барып хезмәт күрсәтә. 2007 нче елда аның карамагында 1263 кеше булса, быел аларның саны 1317гә күтәрелә. "Бу әле пропискада торучыларның монда яшәүчеләре генә, ярдәм сорап килүчеләрнең берсен дә кире борып җибәрмибез. Үткән ел менә бу модульле ФАПны бирүләре дә эшебезгә уңай йогынты ясады, һәркем өчен тиешенчә җиһазланган бүлмәләр булуы бик уңайлы. Якты, җылы монда. Смотровой, балаларны һәм олыларны кабул итү, процедура, прививка, бәйләү бүлмәләре бар. Тик менә акушеркабыз әлегә декрет ялында. Аптека бүлмәсе өчен һәркем бик сөенде, кирәкле даруларны китереп торалар, бигрәк тә өлкәннәргә зур шатлык ул. Үзебез өч ел саен белемне үстерү курсларына йөрибез, лицензияне дәвам итәр өчен биш ел саен тиешле укулар үтәбез”, - дип Алсу кыска гына четерекле, игътибар, белем, ачык йөз таләп итә торган эше белән таныштырып китте. ФАПны гел чиста-пөхтә тотучы Сания Биктимирова да Алсу һәм Сенерага рәхмәт сүзләрен еш ишеттерүләрен билгеләп үтте.
Авылда хезмәтен яратып башкарган авыл фельдшерының эше җитәрлек: ул укол ясарга гына түгел, ә психолог та булырга тиеш, чөнки кеше бөтен зарын сөйләргә аңа килә, ул социаль хезмәт­кәр ролен дә үти – авыруның нинди тормыш алып баруы сәламәтлегенә җитди йогынты ясый. Авыруның бер йомшак сүздән дә сызлануы басыла, бер елмаюдан да шифа таба ул. "Медсестра”ны татарча бик матур итеп "шәфкать туташы” дибез бит. Хәлсезләргә көч кертә, сабырсызларны тынычландыра белә торган шәфкатьле һөнәр ияләренә зур рәхмәтле мин.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: «Сәламәтлек» милли проекты | Добавил: Zul4itai (28.03.2010)
Просмотров: 539 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz