Урман ашата да,
киендерә дә, җылыта да, диләр халыкта. Минем әтием Шамил сунарчы иде. Аның гел ял көннәрендә иртә белән патроннарына ядрә, дары тутыруы хәтердә
калган. Әтинең патрон эченә сала торган
әйберләре бер кечкенә чемодан эчендә
сакланды. Мылтыгын ул бездән,
балалардан, яшереп карават астына куя иде. Берничә тапкыр һичкем күрмәгәндә кызыксынып
алып та караганым булды.
1980 еллар
башында каникулда ул энем белән мине
Төмәнгә алып килде. Без "Охота” кибетенә кердек. Аучылык өчен монда
нәрсә генә юк! Төрле хайван, кошларның карачкыларына карап шаккаттым. Әти
кибетчегә сунарчылык билетын күрсәтеп яңа мылтык, аңа футляр, аучылык
кирәк-яракларын алды.
Әти 40 елга якын
мәктәптә балаларны укытты. Көндезен мәктәптән йөгереп кайта да, тиз генә өстен
алыштырып, ашап урманга китә. Ул табигатьне нык яратты. Кышмы, җәйме, көзме,
язмы, гел юлда булды, һава торышы да аны борчымады. Ул урманга көн саен барды. Өйдәге терлек карау
һәм башка эшләр әни, безнең өстә иде. Кечерәк чакта, Куян бабаең бирде, дип, урманда ашаганыннан
соң калган бер йомырка, карда эрегән конфетлар алып кайта иде. Шуңа ышанып
аларны яратып ашадым. Берничә тапкыр кышын умарта оясын табып, савытка бал
салып, майкасына кәрәзләр урап алып кайтты. Караңгыга калса, борчыла идек.
Арып-талып килеп керә. "Бүген 60 чакрым
йөреп куйдым, фәлән җиргә хәтлек җиттем. Нәрсә алып кайтуымны чоланга чыгып
карагыз”, - ди. Анда я сусар (куница), я кеш (соболь), я чәшке (норка), я төлке
була. Искиткеч матур хайваннарны кызгана идем. Әти мехларын эшкәртеп тиз арада
сата иде. Ике селәүсән (рысь), бер кыр кәҗәсе, ике бүре атты. Бурсык, янут
(енот) кебек хайваннарны Белка исемле
Себер лайкасы нәселендәге эте белән
аулады. Шарик, Трезор исемле сунарчы этләребез дә булды. Аларның паспортлары
әлегә кадәр саклана. Вак-төяк куян ише хайваннарны санамыйм да инде. Әти кыр
үрдәген берьюлы 10-15не күтәреп кайта иде. Ел әйләнәсендә балык тотты. Бер
метрга якын чуртаннарны ләгәнгә сала иде, хәзер андый балыклар безнең яктагы
елгаларда юк. Кайбер елларда бакчада читлектә төлкеләр асрадык. Безгә бала
вакытыбызда төлке бүрекләрен үзе тегеп киертте. Кыткүл, Бухарин, Киндерле,
Канчәбер авыллары урман-кырларын
үтәдән-үтә йөреп чыккан ул. Берничә тапкыр кышын суга батты, әллә ничә
тапкыр адашты. Ауларны сатып ала, югалта, тагын ала. 4-5 "Восход”, "Минск”
мотоциклларын эштән чыгарды. Урманнан
беркайчан да табышсыз кайтмады. Гөмбә, җиләк-җимеш,файдалы үсемлекләр җыйды. Ирекле сунарчы тормышы шундый
буладыр... Безнең Себер урманнары ифрат бай, шул байлыкларның табигатькә зыян китерми генә файдасын күрергә
кирәк. Синең аңа мөнәсәбәтең нинди, ул да сиңа шулай җавабын кайтара.
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
|