Тәрбияле
куян
(Мексика халык әкияте)
Яшәгән, ди, бик тәрбияле, тәртипле Куян малае.
Бервакыт юлда китеп барганда, моңа Төлке очраган. Бу көнне хәйләкәр Төлке авыл
читендәге абзардан тавык урлый алмаган, шуңа күрә бик ачулы, ди.
Куянны күргәч, күзләрен ялтыратып:
- Хәзер мин сине ашыйм! - дип, һөҗүмгә
әзерләнгән.
Кыска койрык куркуыннан тау куышлыгына таба
йөгергән. Тәрбияле Куян малае кеше
йортына рөхсәтсез керергә ярамаганын яхшы белә. Шуңа күрә башта исәнләшергә
булган. Ә кемне сәламләргә соң? Ә анда усал Елан яши, ди, тик бу турында Куян
малае белми. "Тау куышлыгы белән исәнләшергә кирәк”, - дип уйлый ул.
- Исәнме, мәрхәмәтле мәгарә! Рәхим итеп, миңа
монда качып торырга рөхсәт ит әле!
Куян тавышын ишетеп, Елан: «Яратам мин Куян
итен!» - дип сөенә һәм тавышын
йомшартып:
- Рәхим ит! Рәхим ит !- ди. Куян малае Еланны
таный:
-Сезне борчыганым өчен гафу итегез. Мине әнием
көтә. Сау булыгыз, - дип йөгереп чыгып китә.
Куян малае оясына кайтып җиткәч, барысын да
әнисенә сөйләгән. Әни куян:
- Әдәплелек беркайчан да аламалыкка китерми! -
дигән.
|