Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Балалар сәхифәсе » Мәкаләләр

ТӨМӘН ЙОЛДЫЗЧЫКЛАРЫ

Чараның төп максаты – сәләтле балаларны барлау һәм оригиналь  чыгышларны сайлап алып, 14 нче мартта өлкәдә үтәчәк гала-концертка тәкъдим итү. Шунысы бик куанычлы: быел катнашучылар саны күп булды, алар шәһәрнең төрле балалар оешмаларыннан җыелганнар. Биредә чуваш, казах балалары да катнаштылар. Жюри әгъзалары итеп шәһәр мәдәният үзәге җитәкчесе Л.Г.Кәримова, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Р.М.Насыйбуллин, өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе В.С.Ташкалова сайландылар. Йолдызчыклар, яшьләре буенча, 3 төркемгә бүленеп 5 жанр буенча ярыштылар. Аларның табигый талантларына, сәхнәдә үзләрен тота белүләренә, матур итеп тегелгән киемнәренә тамашачылар чын-чынлап сокландылар. Нәфис сүз остасы жанры буенча ярышучы кече яшьтәгеләр арасында 8 яшьлек Таһир Мостафиннан да (җитәкчесе Р.Р.Халикова, "Этнос” балалар үзәге), остарак сөйләүче табылмады. Ә урта яшьлекләр арасында 12 яшьлек Виктория Мухина ("Этнос” балалар үзәге, Т.В.Данилова), беренче урынга чыкты. Вокал буенча 8 яшьлек Адилә Хикмәтуллина, 12 яшьлек Альбина Асадуллина (Г.Р.Хөсәенова, 52 нче мәктәп) һәм Алия Успанова белән Җәмилә Касыймова (Г.А.Калиева, "Этнос” балалар үзәге), беренче урыннарны яуладылар. Уен-кораллары жанры буенча кече яшьтәгеләр арасында "Әпипә” ансамбле (Е.Ф.Володина, татар мәдәният үзәге), урта яшьлекләр арасында "Тамчы” ансамбле (Н.Н.Нехорошкова, "Этюд” сәнгать мәктәбе) һәм яшүсмерләр арасында Әлфия Галеева (Т.В.Василицина, Төмән дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе каршындагы сәнгать мәктәбе), беренче урыннарга чыктылар. Декоратив-кулланма сәнгать жанры буенча беренчелекне 9 яшьлек Диана Сафиуллина (З.Г.Дворянских, "Этнос” балалар үзәге) һәм "Татар милли кием студиясе” (Л.Н.Кондрашова, татар мәдәният үзәге) алдылар. Җиңүчеләрне жюри рәисе В.С.Ташкалова котлап, дипломнар, бүләкләр тапшырды, киләчәктә уңышлар теләде.

Р.КАНГАЗИНА.

 

Категория: Мәкаләләр | Добавил: Fuckir72 (06.03.2010)
Просмотров: 794 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz