Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Соцпроект » Соцпроект

“ЗАРЛАНУ ГӨНАҺ ИНДЕ”

"Үзмәшгульлек” программасы

Соңгы вакытта дәүләт "Үзмәшгульлек” программасына зур чыгымнар бүлә. Аның асылы нәрсәдә һәм ул эшсезләрне җәлеп итәме? Менә шул сорауларга җавап эзләп чыккан идек без өлкәбез авылларына сәфәргә. Бу программа үзен аклый һәм авылда эшсез калганнарны бик тә канәгатьләндерә дигән фикердә калдык. Аның асылы шунда: башта кече эшкуарлыкның бизнес-планы төзелә, үзенә дәүләт тарафыннан расланган эш урыны булдыра, әле аның өстенә ул әлеге мәшгульлеккә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән  тагын бер эшсезне эшле итүне күз уңында тота ала. Шул очракта бу  эшне башлап җибәрү өчен 107 мең 600 сумлык акчалата ярдәм бирелә. Тик шуның яртысын эшкә алынган кешегә хезмәт хакы түләү һәм аның өчен пенсия взносын кертү зарури шарт итеп куела.

Без танышкан Рәшид Якуб улы Мәүлекәев үзе өчен генә 58 мең 800 сум ярдәм алган. Табыш китерергә мөмкинлек бирүче мондый программадан районнарда елдан-ел күбрәк файдаланалар. Алар крестьян-фермер хуҗалыклары оештырып, автосервис, тегү, агач эшкәртү цехлары, пекарня, чәчтараш һәм башкасын ачып җибәрәләр. Рәшид Якуб улы әйткәнчә, һәркайда тырышлык кирәк.

- Үзең тырышмасаң, ул акча белән генә әллә ниләр майтарып булмый, - ди ул. – Ләкин беренчел ярдәм өчен бик яхшы булды алар. Мин геологиядә эшләгән идем, башта монда – Тугызда утырдык, аннары Казанлыга күчтек. Һәм кинәт кенә оешма ябылды, без эшсез калдык, район эш белән тәэмин итү үзәгендә исәпкә утырдык. Шуннан администрация башлыгы Г.Зарипова һәм социаль белгеч Ф.Вабиева миңа бу программада катнашып карарга тәкъдим иттеләр. Минем "Газель» автомобилем һәм тракторым бар иде инде. Шулай документлар җыеп, эшкуарлыкны рәсмиләштереп, комиссиягә тапшырдык. Программада катнашырга теләк белдерүчеләр өчәү идек. Район җитәкчесе, белгечләр белән әңгәмә оештырылды. Шуннан безгә үз эшебезне башларга ризалык бирделәр. Ә инде исәп-хисап, язу эшләрен безнең белән бергә программада катнашкан бухгалтер белгечлеге булган Рузилә Курманбакиева башкара: безгә дә уңайлы, аңа да файда. Аңа тиешле акча, кәгазьләрне вакытында тапшырып торабыз.

- Икмәккә җитәрлек файда табып буламы соң?

- Зарлану гөнаһ инде ул, алай да эшләр авыраеп утыра. Менә бензин кыйммәтләнде, запас частьләргә бәя арта. Ә халыкның акчасы юк, алардан күп сорап булмый. Тубылга заказ белән барып килү өчен 3500 алам, шуның яртысыннан артыгы барып кайтканда гына чыгымнарга кереп китә. Кайберләренә кирәкле әйберне шәһәр буйлап эзләп йөрисең. Чияләрне саткач, мебель, азык-төлек һәм башкасын алучылар булып ала, аннары тагын тынычланалар. Кышын аена бер генә барып килдем. Башка авыллардан да заказлар була кайсы вакыт. Бәя кыйммәт түгел, әле монда эвакуатор килгән иде, ул, моннан Тубылга кадәр 6 мең алам, диде. Мин ул кадәр сорый алмыйм. Шул акчага үзем төйим, бушатам. Язын бакчалар сөрәм, аннан бераз керә. Анысы да елдан-ел кими, һәркем үзе техника алырга тырыша.

- Шәхси хуҗалыктан башка авыл тормышын күз алдына китереп булмыйдыр ул...

- Ансыз булмый, өч баланы тәрбияләп үстерәсе, укытасы да бар. Оныгыбыз да бар әле. Сыерлар янында ике былтыргы бозау, бер быелгы бозау, тавык-чебеш үстерәбез.

Шулай тырыш хезмәт белән, чиясен-башкасын җыеп сатып, кура тулы мал асрап, хөкүмәт ярдәмен файдаланып матур көн итә Нурзилә һәм Рәшид Мәүлекәевлар. Эшкә оста Нурзилә өйләрен һәрчак тәртиптә тота, аларның өстәленнән тәмле татар ашлары өзелми, якыннарына йөрәк җылысын, тәмле сүзләрен кызганмый өләшәләр.

Г.ВӘЛИЕВА

Категория: Соцпроект | Добавил: Zul4itai (29.05.2011)
Просмотров: 592 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz