Бу гаилә белән таныш булмасам да,
алар турында ишеткән, белгән булып чыктым. Уллары Рушан аркылы. Ул өлкә
күләмендә мәктәп укучылары арасында ел да үтә торган татар теле һәм әдәбияты
буенча олимпиадада катнашып югары урыннар яулады, өлкә "Татар егете-2010”
конкурсында "Сәләтле егет” исеменә лаек булды. Рушан үткән ел 11 нче сыйныфны
тәмамлап, көз көне армия сафына хезмәт итәргә чакырылган. Анда да ул үзен гел
яхшы яктан гына күрсәтеп, ата-анасын шатландыра. Тырыш, максатчан балаларның
нәкъ хезмәт сөйгән гаиләдә тәрбияләнүе һәркемгә мәгълүм. Казанлы авылында
яшәүче Әбдрәхмановлар гаиләсе 2006 елда беренчеләрдән булып "Үз-үзеңне
тәэмин итү” программасы буенча бирелгән акчага 3 тана да 2 сыер сатып алалар.
Үзләренең дә хуҗалыклары зур булып, савыла торган сыерларның санын унга хәтле
җиткерәләр. Бүгенге көндә абзарда 18 олы мөгезле хайван бар, дип теркәлгән авыл
хакимияте алып барган отчетлар китабына. Болардан башка алар тавыклар,
сарыклар, ике ат һәм башка йорт хайваннары да асрыйлар. Башта сөттән каймак,
катык, эремчек, май әзерләп авылдашларына тәкъдим итәләр. Аннары күршедәге
Тугыз авылында гөрләп эшләгән "Доверие” сөт кабул итү кооперативына тапшыра
башлыйлар. 3 ел уңышлы эшләгәннән соң, әлеге программаның срогы үтү сәбәпле,
яңа "Авыл хуҗалыгы кредиты” программасы буенча трактор, азык әзерләү
инвентарьлары булдыралар. Менә шулай эшләрен җайга салып җибәрәләр. Әбдрәхмановлар
гаиләсенә килеп кергәндә, хуҗабикә Нурикамал Әбдрәхим кызы 80 яшьлек кайнанасы
Ракыя Идрис кызы белән сөйләшә-сөйләшә өстәл әзерләп йөри иде. Гаилә башлыгы
Марс Рәхимҗан улы трактор белән урманга киткән булып чыкты. Уллары Рузил вахта
юлы белән төньяк шәһәрендә эшли, 2 нче сыйныфта укучы Рөстәм мәктәптә. Гаилә
арбасын бердәм тартканга күрә, Әбдрәхмановларның тормышлары да имин. Балалары
нәни чактан хезмәттә чыныкканга, укуда, эштә дә сынатмыйлар, киләчәккә аек
карап, нык адымнар белән алга омтылалар.
Р.КАНГАЗИНА.
|