14 нче февраль – Гашыйклар көне.
Мәхәббәт - дөньяда булган
иң изге хисләрнең берсе. Һәрбер йөрәк аны яңарта. Ә кайбер йөрәк аны биш-ун кат һәм аннан да күбрәк мәртәбә
яңартадыр әле. Һәр кыз үзен Зөһрә, ә егет Таһир итеп тоеп, сафлыкка, матурлыкка
омтыла, үз йолдызын эзли. Ә бер-берсен табып өлгергән йөрәкләр мәхәббәт
диңгезендә йөзәләр. Ә нәрсә соң ул МӘХӘББӘТ? Минемчә, һәр йөрәк аны үзенчә
аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора. Гасырлар
буе бөек философлар, галимнәр, язучы-шагыйрьләр әлеге сорауга җавап эзләп баш
ватканнар, әмма әлегә хәтле берәү дә мәхәббәтнең төгәл формуласын яки
кагыйдәсен уйлап тапмаган. Татар язучысы Әмирхан Еники әйтүенчә: "Мәхәббәт
– ул йөрәк эше. Бернинди исәп-хисап
мәҗбүр итү, көчләү, ялыну-ялвару белән тудырып булмый аны. Туса ул, чәчәк
бөресе ачылгандай, бары үзеннән-үзе һәм үз вакыты белән генә туа”. Шуңа күрә,
әгәр мәхәббәтнең асылына төшенергә теләсәң, акыллы һәм тәҗрибәле кешеләрнең
язмаларын укырга кирәк. Аларның фикерләре белән танышкач, кайберсе белән
килешәсең, я бәхәскә керәсең, я мәхәббәтнең уйдырма булуына инанасың. Ә
мәхәббәт турында канатлы сүзләр бик күп, мәсәлән, Нури Арслан:” Мәхәббәткә
рөхсәт сорамыйлар. Мәхәббәткә рәхмәт әйтмиләр. Ул бүләк тә һәм бурыч та түгел, мәхәббәтне
гаеп итмиләр”,- дип ышандыра. "Мәхәббәт дигәннәре шундый четерекле нәрсә инде
ул. Ашыксаң – ялгышасың, сабыр итсәң – соңга каласың”, - дип уйлый Ләбибә
Ихсанова. Ә менә Хәй Вахит: ”Чын
мәхәббәт бер генә тапкыр, бер генә кешегә була”, - дип кырт кисә. Ә. Еники беренче мәхәббәтне бөтенләй санга
сукмый кебек, ул:”Яшь чактагы беренче мәхәббәт бит ул күп вакытта беренче исерү
генә булып чыга. Ә чыны соңрак, акылга утыргач, ак белән караны аера башлагач
килә... Чын ярату ул бары йөрәк эше генә түгел, ул – акыл эше дә. Яратканда,
кешене кашына да күзенә генә карап яратмыйлар. Мондый ярату балалыктан чыкмаган
яшүсмерләрдә генә була. Яратканда, кешенең акылын да, характерын да, кем булуын
да, ниһаять, эшен, кәсебен дә яраталар. Боларның барысын да йөрәк әллә сизә,
әллә юк, ә менә акыл аңларга, акыл белергә тиеш. Кеше үз хисенә үзе хуҗа була
ала. Димәк, ярату хисе дә - кешенең үз ихтыярында: теләсә - ярата ала, теләмәсә
- юк”, - дип уйлый. Мөсәгыйт Хәбибуллин
да аның фикере белән килешә кебек: "Яшьлектәге мәхәббәт – язгы ташу гына бит
ул”, - ди. Бу абыйларның сүзләренә каршы Әхсән Баяныкы фикерен алсак:
”Мәхәббәттән күз яшьләре түгелгән чаклар... Кайда алар? Ул чактагы
көчсезлегемнән хәзер дә оялам. Инде тынычмын. Ләкин элекке белән чагыштырганда
бәхетлеме мин?” – дип икеләнә бит ул... Бәлки, дуслар, "Нәрсә ул мәхәббәт?”
дигән сорауга җавап эзләп баш ватканчы, бары тик парларыгыз белән яратышып,
бер-берегезне хөрмәтләп яшәргә генә кирәктер. Үзеңне бәхетле итеп тояп өчен
сәбәп табылып кына тора бит, мәсәлән, 14 нче февраль – Гашыйклар көне. Ни өчен
сезгә бу көнне сөеклегезгә бүләк әзерләп, ярату хисләрегезне әйтмәскә?! Гомер
бит ул тиз үтә, иртәгә калдырсагыз соң булмасмы, үкенмәссезме?!
Р.КАНГАЗИНА.
|