14 февраль -
бөтендөнья Гашыйклар көне. Бу бәйрәм 269 нчы елда барлыкка килә. Шул вакытларда
Рим Империясе башлыгы булып Клавдий II
торган. Һәм бөтен солдатларга гаилә коруны тыю турында указ чыгарган. Ләкин
мәхәббәтне шундый кагазь язмасы белән үтерергә буламы? Гашыйкларга бергә булырга Валентин исемле
бер дин хезмәтчесе булыша һәм императорның ихтыярына карамастан, аларга яшерен
никах укыта. Империя башлыгы бу хәл турында белеп, Валентинны 14 нче февральдә
җәзалап үтерергә куша. Шуннан бирле бу көн Гашыйклар көне дип санала.
Гашыйк булган
күп парлар үзләренең мәхәббәтен дәвам итеп туйлар ясыйлар. Шәһәр урамнарында
һәр атна саен матур итеп бизәлгән машиналар, туй кортежлары ешрак күренә
башладылар. 2009 нчы елда Төмән шәһәрендә һәм өлкәсендә 13189 мең өйләнешү
актлары теркәлгән. 2008 нче елга караганда бу сан 0,8 процентка арткан. Ләкин,
нигәдер, хәзерге яшьләр ак күлмәкләр киеп, гөрләтеп туй уздырмыйлар, статистика
буенча тантаналы туйлар елдан-ел азая бара. Ә менә чит ил кешесе белән
кавышучылар 4 процентка үскән. 18 яшенә җитмәгән кызларның кияүгә чыгуы шулай
ук актуаль булып кала. Һәрбер гаиләдә мәхәббәт җимешләре туу бик мөһим вакыйга.
2009 нчы елда безнең өлкәдә 21336 бәби туган. Статистика буенча бу сан күпкә
генә үлем санын арттыра. Ләкин ялгыз аналар да, шулай ук ташланган балалар саны
да кимеми.Үткән елда баласыз 217 гаилә ятимнәр йортына мөрәҗәгать итеп, ата-ана
булу бәхетенә ирешкәннәр.
Кызганычка
каршы, бу статистиканың начар ягы да бар, күп гаиләләрнең яртысы таркала, һәм,
нигәдер, аерылышу процессын күбрәк хатын-кызлар башлыйлар. Ә бит күп гаиләләрдә
балалар да бар, аларга ничек булырга? Әни-әнине сайлап булмый бит, алар икесе
дә бик кирәк. Шуның өчен, гашыйклар, бер берегезгә таяныч булып, бер-берегезне
хөрмәт итеп яшәргә тырышыгыз. Яратам дигән сүзне Гашыйклар көнендә генә түгел,
ә көн саен әйтергә тырышыгыз.
Э.ИСКУЖИНА.
|