«Яңарыш”та эшләп алган яшь кызыбыз, быел Төмән дәүләт
университетының татар бүлеген тәмамларга әзерләнүче Алсу Рәшит кызы
Зәләлетдинова Индрәй авылының тырыш егете Фәнис Хәйретдин улы
Дусмөхәммәтов белән яңа гаилә төзеделәр. Шул уңайдан без аларны чын күңелдән
тормышларындагы истәлекле бәйрәм белән котлыйбыз, сүрелмәс мәхәббәт, нык
сәламәтлек телибез. Шатлыкларны бергә уртаклашып, кайгыларны бергә кичереп,
гаилә учагында тугрылык, мәхәббәт утын, тормыш дәртен сүндермичә, бер-берегезгә, әти-әниләрегезгә
ихтирамлы, игътибарлы булып тигез яшәргә язсын. Халкыбызга лаек, үрнәк балалар
үстерегез.
Котлы булсын туегыз,
Безгә үрнәк булыгыз.
Мәңге-мәңге бергә булсын
Тормыштагы юлыгыз.
Ир урынында ир үзе булсын,
Үрелмәсен хатын бүреккә.
Хатын була алу – олы бәхет,
Уңган хатын – иргә бәхеткә.
Бәхетле булыгыз!
"Яңарыш”лылар.
|