Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Шигърият » Шигърият

ТУА НИЯТ

ТУА НИЯТ

Бәйрәмчәрәк февральнең

Кояшлы бураннары.

Хисләремнең ташып чыга

Җилбәзәк булганнары.

Атлыгамын изү чишеп

Бураннар ышыгына.

Тапсам, хәтта чумыр идем

Аюлар куышына.

Онытыла төшә бераз

Язларны көтүләрем.

Куакта, кызыл түш булып,

Тирбәнә өметләрем.

Туа ният яшәмәскә

Бер көйгә, мыштым гына.

Телне тидерәсем килә

Кызыл түш томшыгына.

Февраль озак тынып торса,

Шикләнеп басам карга...

Ышанычым бетеп куя

Язларда шатлык барга.


* * *

Кар төшә...Алда әле

Рәхәтләнеп явасы.

Кая төшсә дә ярый –

Юк бирәсе-аласы.

Канатларын каерып

Көртлек җирне себерә.

Көрт кирәк: чумарга да

Тәмле төшләр күрергә.

Ә мин тиеш атларга.

Алда әле өмет бар.

Ыңгырашырмы... җырлармы?

Ятыр икән нинди кар?

"Яу-яу”,- дип ашыктырмыйм:

Аңа барыбер явасы.

Өметләрем хакына

Булсын гына дәвасы.


* * *

Әнә карга: ”Кар, кар! - ди,-

Карап торма, кайт, бар”, - ди.

Әнә көртлек: "Келт-келт, - ди, -

Керә күрмә, кит, кит”,- ди.

Әнә кошчык "Чык, чык,- ди,-

Чытырманнан чык, чык!” - ди.

Әнә тукран ”Тук-тук, - ди, -

Тукта! Сукмак юк, юк”, - ди.

Менә шулай,  улкаем,

Кош теле ул - бик ансат.

Аны бик шәп аңлыйсың,

Табигатьне яратсаң.

    Ш.ГАДЕЛША.

 

Категория: Шигърият | Добавил: Zul4itai (17.12.2010)
Просмотров: 529 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz