ЯЗ АЙЛАРЫ
Март аенда язгы кояш Инде елмаеп карый, Кышкы карның бөдрәләрен Иркәләп җиргә тарый.
Көн эретеп, төн суытып Карның өстен туңыра, Әкрен-әкрен бертуктаусыз Кышкы карны куыра.
Көннәр җылы, төннәр салкын, Апрель ае – язгы чак – Суык куып, кар эретеп, Тереклеккә юл ача.
Ишетелә тирә-якта Сайрар кошлар тавышы, Туган-үскән җирләренә Кошлар да кайта башлый.
Сыерчык төрле тавышта Сайрап канат кагына, Үзенчә һәрбер тереклек Май аена сагына.
Ярларына сыйдыралмый Елгаларда су ташый, Кошлар йомырка салалар, Булган инде май башы.
Агачлар да яфрак яра, Кошлар бала чыгара, Җир кояш кодрәте белән Яшеллеккә күмелә.
Табигатьтә яз килүгә Һәр тереклек шатлана, Әйтеп була: табигатьтә Яңа тормыш башлана.
Табигатьнең ел башы, дип Атап була язларны, Яшәү дәрте, яз шатлыгы Әйләндерә башларны.
С. БЕКЕНИН.
|