КАЛӘМДӘШЛӘРЕМӘ
Исәнмесез,
каләмдәшем,
Галия
Абайдуллина.
"Яңарыш”тан
укып белдем,
Күңлем
шуңа шатлана.
Баксаң,
минем Себеремдә
Бар
икән талантлар:
Шагыйрьләре,
табиблары,
Бөек
фән белгечләре.
Бу
- минем халкым байлыгы,
Милләтем
киләчәге.
Укыр,
эшләр, эзләнерләр,
Туар
яңа йолдызлар.
Димәк,
алда ышанычлар
Киләсе
буыннарга.
Болгавыр
еллар димәсләр,
Булыр
безнең Сәйдәшләр.
Килер
әле Зәнкиевлар,
Булат
Сөләймановлар.
Ярдәм
кулы булса гына
Үсәрбез
һәм танырлар.
САГЫНДЫРА
(С.Арангуловага
багышлап)
Сагындыра
мине авылым,
Урманнары,
кырлары.
Яланаяк
уйнап үскән,
Җылы
комлы урамы.
Сагындыра
үткән яшьлек,
Беренче
мәхәббәте,
Кызуеннар,
өмәләре,
Язгы
сабан туйлары.
Онытмыйм
әтиемнең
Миңа
әйткән сүзләрен.
Кечкенәдән
тәрбиягә
Безне
сала белгәнен.
Онытмыйм
әниемне,
Аның
йомшак кулларын.
–
Йөрәк маем, - диеп әйтеп,
Күкрәгенә
кысканын.
Сагынырсың,
уйланырсың,
Исләп
үткән гомерең.
Онытылмас
беркайчан да
Беренче
сөйгән ярың.
Сагындырыр,
уйландырыр
Ераклашкан
яшьлегең.
Күзләреңне
яшерсәң дә
Алар,
бәлки, дымланыр.
Минем
ике канатым бар
Бусы
Ходай әмере.
Халкым
күңлен күтәрермен,
Бирсә
Ходай гомерен.
Сайрамыйча
түзмәс идем,
Булсам
сары сандугач.
Җырламыйча
түзеп булмый,
Күңелем
нечкә булгач.
Р.ИБРАҺИМОВ.
|