Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Шигърият » Шигърият

“Язмышларга өстәп язылганнар”
Зиннур Мөҗип улы Мансуров 1949 елның 15 июлендә Татарстанның Мамадыш районы, Түбән Ушмы авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлап, бер ел чамасы күмәк хужалыкта механизатор булып эшләгәч, 1967 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем алганнан соң, офицер буларак, ике ел армия сафларында хезмәт итә. Аннары "Социалистик Татарстан” газетасы (1974-1983), "Казан утлары” журналының (1983-1986) әдәби хезмәткәре, Татарстан радиосының баш редакторы (1986-1990), Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары (1990-1995) булып эшли. Ә 1995 елда, Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә, "Мәдәни җомга” атналык әдәбият һәм сәнгать газетасын оештыра, шушы басманың баш редакторы вазифасын башкара.
Шагыйрь Зиннур Мансуров – Казан һәм Мәскәү нәшриятларында басылып чыккан күп кенә китаплар авторы. Алар арасында балалар өчен язылганнары да бар. Шулай ук әдәби тәнкыйть, публицистика, эссе жанрларында да уңышлы  эшләп килә. Үзенең мәкаләләрендә милли сәнгать дөньясының көнүзәк проблемаларын да кыю күтәрә. Поэмалары буенча телерадиоспектакльләр эшләнгән. Кайбер шигырьләре композиторлар тарафыннан көйгә салынган. Аерым әсәрләре, рус теленнән тыш, инглиз, поляк, төрек, казак, кыргыз, төркмән, үзбәк, белорус, украин, латыш, эстон һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән. Аның "Душицы белой запах” (1991) һәм "Күңел сәфәре” (1999) исемле шигъри жыентыклары Татарстан Милли китапханәсе Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы белән берлектә үткәргән конкурста елның иң укылышлы китаплары исемлегенә кертелде, шулай ук "Литературная Россия” атналык газетасының махсус бүләгенә  лаек булды (1992), төрки телле илләр шагыйрьләренең Төркиядә уздырылган III Халыкара очрашуында (2002) катнашып, диплом алды.
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен Зиннур Мансуровка 1994 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. 2009 елның апрель аенда "Җәрәхәтле йөрәк җылырак” һәм "Күңелдә фидаи яшәсә” китаплары өчен Зиннур Мөҗип улы Мансуров Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнә.
"Җәрәхәтле йөрәк җылырак. Шигырьләр һәм поэмалар” дигән китабын автор миңа үз кулы белән автограф язып бүләк иткән иде: "Милләтебезнең асыл кызы, танылган галимә һәм оештыручы Хәнисә Алишинага, киләчәктә дә бер-беребезгә хәерхаһ булып яшәргә язсын! Зиннур Мансуров. 13.10.04. Казан”.
З.М. Мансуров Язучылар Союзында эшләп йөргән чагында себер татарларына да ярдәм кулын сузды. Казанга командировкага баргач, Союзга юл тоттым. Максатым - берничә якташымны Союзга кабул иттерү. Ринат Сафиевич Мөхәммәдиев белән сөйләшкәннән соң, урынбасары З.М.Мансуровка мөрәҗәгать иттем. Мәсьәлә тиз чишелде, үтенечемне кире какмыйча унай хәл иттеләр. Шулай итеп 1995 елда иң абруйлы шәхесебезнең исеменә язылган Язучылар Союзының таныкламасын З.М.Мансуров кулыннан алып Төмәнгә масаеп кайттым.
З.М.Мансуровның халкыбызга, күренекле шәхесләребезгә кылган изгелекләре, яхшылыклары халык күңеленнән уелмас, хезмәт күрсәткән егетләрне ил онытмас.  Зиннур Музиповичка алдагы көннәрендә тирән сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете, озын гомер телибез. Минем сүзләремә, уемча, Себердә яшәүче шигърият сөючеләр дә, ихлас күңелле кешеләр дә кушылыр.
Тирән ихтирам белән Хәнисә Алишина һәм "Әдәби Төмән”леләр. 
Категория: Шигърият | Добавил: Fuckir72 (01.01.2010)
Просмотров: 837 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz