Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Шигърият » Шигърият

Г.АБДРАХМАНОВА

АЛИЯМ, КАМИЛӘМ

( Руслан Маметовка)

Ходай биргән ике кызым –
Мәхәббәт җимешләрем.
Күңелемә наз бирүче
Сез - йөрәк тибешләрем.

Алиям, Камиләм,
Мәхәббәт җимешләрем.
Алиям, Камиләм,
Сез – йөрәк тибешләрем.

Тормышымны сез бизәүче
Кызларым, гүзәлләрем.
Айдай якты, төндәй күзле,
Иң нурлы йөзлеләрем.

Бәхет бакчасында үскән
Минем шатлык гөлләрем.
Сезнең белән күгәрчендәй
Гөрләп үтә көннәрем.

Әй, Ходаем, кызларымны
Мәхрүм итмә бәхеттән.
Изгелектән, игелектән
Дәрәҗәле тәхеттән.

 

ТАШКЫН КЕБЕК

Мәхәббәт ул язгы ташкын кебек,
Ярсып керә йөрәк түренә.
Бәхет-шатлык били күкрәкләрне,
Күңелләрдән хисләр түгелә.

Сөю назы шаян, иркә кыздай,
Чиртә башлый йөрәк кылларын.
Моң таратып сафлык дөньясына
Күрсәтә ул ләззәт юлларын.

Сөю чишмәсенең саф суында
Эх, йөзәсе килә, йөзәсе.
Мәхәббәтнең утларында янып,
Тормыш юлын килә гизәсе.

 

СЕБЕР ЙОЛДЫЗЛАРЫ

(Җәмилә Рәхимовага, Луиза Ильясовага, Наҗия Хәкимовага багышлана)

Себер илендә сихри сеңелләр,
Балкышып торган гүзәл сез гөлләр.
Тыңласаң сезне тула күңелләр,
Башка йолдызлар сездәй түгелләр.

Җырла, Җәмилә, җырла, Луиза,
Сыздыр җырларың син дә, Наҗия.
Җырлаганда сез сандугач тына,
Гөлләр таҗларын түбәнгә ия.

Татар халкының мили моңнарын
Сайрап һәм гөрләп бүләк итәсез.
Җырыгыз белән җаннарны яулап,
Моңнар иленә алып китәсез.

Яна йолдызлар Себер күгендә,
Балкыйлар алар сәхнә түрендә.
Серле нурларын чәчеп як-якка,
Яшәрләр озак халык күңелендә.

Г.АБДРАХМАНОВА.

Категория: Шигърият | Добавил: Zul4itai (29.05.2011)
Просмотров: 565 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz