Исеңдәме,
иркәм, очрашканда икәү
Якты,
матур җылы, айлы көн иде.
Әйтерсең
лә сөеп, кояш миңа карап,
Сез
бәхетле җирдә, дуслар, пар, диде.
Вәгъдәләрең
биреп, айрылмаска диеп,
Сөйгәнеңә
бирдең кулыңны.
Күктә
йөзгән якты, матур айдай иркәм,
Яктырт,
дидең, яктырт тормыш юлыңны.
Бәхет
бишегендә тирбәләбез икәү,
Ай
яктырта якты безнең юлларны.
Кояш
нурларыннан җан җылысын алып,
Үстерәбез
икәү кызлар, улларны...
Айлы
көндә, дуслар, ишетегез безне
Җырлый
торган безнең җырлар бар.
Горурланам
шуңа, шатлыкларны бергә
Бүлә
торган якын дуслар безнең бар.
ТӨНБОЕКЛАР ҖЫРЫ
Төнбоеклар.
–
Без чәчәкләр – төнбоеклар,
Әйлән-бәйлән
уйныйбыз.
Безгә
килгән кунакларга
Матур
җырлар җырлыйбыз.
Кунак
булып очып кил, син,
Әй
гүзәл зат – күбәләк.
Бергәләп
чәйләр эчәрбез
Өстәл
булыр түгәрәк.
Күбәләк.
–
Җыр ишетеп очып килдем,
Мин
– күбәләк-түгәрәк.
Түгәрәк
өстәл артында
Чәйләр
эчү бик рәхәт.
Зеңгәләк.
–
Зең, зең, зең, зең, зең, зең
Мин
күбәләк – зеңгәләк.
Дуслар
белән җыелышып,
Чәй
эчү – иң зур теләк.
Бал кортлары.
–
Б...з, б...з, б...з, б...з ( ике тапкыр)
Без
дә сезгә киләбез.
Тәмле-тәмле
балыбызны
Бүләк
итеп бирәбез.
Төнбоеклар.
–
Хуш киләсез, бал кортлары
Ачык
сезгә йөзебез.
Гөлчәчәкләр
диңгезендә
Очып-кунып
йөзегез.
Хуш
киләсез, күбәләкләр,
Хуш
киләсең, зеңгәләк.
Утырыгыз
өстәл артка,
Чәйләр
эчик бергәләп.
Г.АБДРАХМАНОВА.
|