Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Шигърият » Шигърият

Г. АБАЙДУЛЛИНА

МӨМКИНМЕ СЕБЕРНЕ ЯРАТМАСКА

Мөмкинме Себерне яратмаска,
Бик иркен сазлары, кырлары.
Җир асты байлыклары дан тота,
Бик уңган егетләр-кызлары.

Куе калын тайга урманнары
Елгалары нинди балыклы!
Җәнлекләр, кошлар хәйран калырлык,
Кешеләре тыйнак холыклы.

Мәңге яшел тунлы наратлары,
Карт өянке...(юк тик имәннәр).
Ефәк шәл ябынган тал-тирәкләр
Тып-тын калып баш игәннәр.

Бал исләре аңкыта юкәләр
Кып-кызыл алкалы миләшләр.
Авыз суын китерә баланнар,
Күзнең явын алган тәлгәшләр.

Урман аланнарында, кырларда
Төркем-төркем баллы җиләкләр.
Бөдрә чәчле куе куакларда
Сусыл булып җитә җимешләр.

Ак сарафанлы зифа каеннар
Яшел ефәк шәлләр япканнар.
Себер татар кызын көнләштереп,
Озын алтын сырга такканнар.


Янәшәдә үскән усак-егет
Күптән гашыйк каен кызына.
Изге саф хисе язып куелган
Сөю хаты булып тузына.

 

ТАТАР  ХАЛКЫМА

Планета буйлап сибелгән татар халкы,
Сабырлы, түземле, изге аның холкы.
Таркалган халыкка дәшеп бөек шагыйрь-
Тукаебыз күп язып калдырды шигырь.
Аның истәлеге итеп шигъриятне
Өйрәнәбез, дәрәҗәгә күтәрәбез.
Тик күп вакыт бер үк сүзне кабатлыйбыз,
"Затлы” шагыйрь булу өчен көйләнәбез.
Яшьләр, бәлки, безнең кебек вакланмаслар.
Белемебез җитми диеп акланмаслар.
Дөньяга карашларын үзгәртерләр...
Шигърияттә” реформалар” үткәрерләр.
 

ДУСЛАРГА

Хөрмәтле дусларым, туганнарым,
Рәхмәт, рәхим итеп килгәнсез;
Йөзләрегез матур, киемнәрнең
Күркәмнәрен генә кигәнсез.

Тыйнак кына гади шигырьләрдә
Тоясызмы йөрәк җылымны?
Риза булып кабул итәрсезме
Сезгә атап язган җырымны?

Дусларым бар минем үзем кебек
Гадиләр һәм киң күңеллеләр;
Ярдәм кулы сузарга әзерләр,
Кара эчле, көнчел түгелләр.

Хәсрәтләр егып саларга итсә,
Сер бирәсем килми ятларга;
Шигырьләрем көч бирә яшәргә,
Дусларым дәрт бирә язарга.

Шигырь яраткан йөрәк картаймый,
Гәүдә арыса да, талса да.
Ике адым артка баса-баса,
Тик бер адым алга барса да.

Мөмкин булса иде шигырь белән
Елаганның яшен сөртергә;
Өметлене бәхеткә төрергә,
Өметсезгә өмет өрергә.

Мәгърифәт һәм шигърият бакчасы
Ана теле белән ачылган.
Кайчак Тукай үзе, Муса Җәлил
Сыйпагандай була башымнан.

Себер татарлары арасында
Азмыни танылган шәхесләр?!
Теләкләре изге, шуның өчен
Догалардан өзмәс шәехләр.

Дөнья тыныч, тормыш имин булсын,
Килеп торсын яңа бәхетләр;
Нигезе нык булсын, какшамасын
Без утырган милли тәхетләр.

Шатлык уртаклашкан, киң күңелле
Дуслар исән булсын! Яшәрмен.
Исән-имин җирдә яшәп торсак,
Яңа уңышларга дәшәрмен.

Г. АБАЙДУЛЛИНА.

Категория: Шигърият | Добавил: Zul4itai (29.05.2011)
Просмотров: 683 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz