ӘТКӘЙ
Әткәй
йөргән сукмаклардан барам,
Калган
аның җылы эзләре.
Шул
эзләрдә тезелешеп калган,
Әткәемнең
матур эшләре.
Бакчаларга
чыксам ул утырткан
Алмагачлар
ап-ак чәчкәдә.
Чәчкәләргә,
яшел үләннәргә ,
Берегеп
калган аның моңнары.
Гармуның
да тынып калган, әти,
Сине
сагына, сине юксына.
Син
булганда ул да моңлы иде,
Ә
бүгенен тыныч утыра.
ӘНИ
Капка
шыгырдавы ачы җилләр белән,
Күңелләргә
керә шом булып,
Күктә
йөзгән авыр болытлардай,
Күңелемдә
бүген авырлык.
Ачы
тавыш күңелем елавы ул,
Бирми
миңа һичбер тынгылык,
Әни,
килче минем яннарыма,
Көтәм
сине, бәгърем, тилмереп.
Әнекәем,
син иң кадерлесең,
Баш
иямен синең каршыңда,
Ишетмисең
килеп яннарыма,
Син
еракта, ерак-еракта.
Тышка
чыксам, табигать тә моңсу,
Әни,
синсез дөнья караңгы,
Ә
шулай да барыбер яшәү кирәк,
Яшәү
кирәк, яшәү кадерле.
Ф.ХАРИСОВА.
|