АУЛАК СУКМАК
Олы юлны узгынчылар таптый,
Тар сукмакта йљри гашыйклар.
Гашыйкларныћ тљнге серлђренђ
Сайрар кошлар гына шаџитлар.
Ят књзлђрдђн саклап сукмакны кљз
Сары шђле белђн каплаган.
Зур мђхђббђт биргђн вђгъдђлђрне
Яфрагына тљреп саклаган.
Кљз артыннан карлы кышлар килеп,
Тын сукмакка япкан ак юрган.
Яшерен сукмакка нурын коеп,
Якты биреп сакта ай торган.
Шаулы язлар ташкын сулар белђн
Ертып киткђн кышныћ юрганын.
Аулак сукмак шунда аћлап алган
Язныћ нинди хђйлђ корганын.
Шаярып искђн ќђйге ќиллђр
Књтђрђлђр сукмак тузанын.
Яшьлегемдђ калган серле эзлђр,
Аулак сукмагымнан узамын...
Г.ХЂЙРУЛЛИНА.
|