Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Балалар сәхифәсе » Мәкаләләр

“СЕБЕР ҮЗЕНЕҢ ТАМЫРЛАРЫ БЕЛӘН ӨЕК”

Күптән түгел Төмәннең "Этнос” балалар үзәгендә ел саен уздырыла торган "Себер үзенең тамырлары белән бөек” балалар иҗаты һәм тикшерү эшләре шәһәр конкурсы үткәрелде. Төрле мәктәпләрдән, гимназияләрдән килгән 7-12 яшьлек укучылар укытучылар, ата-аналар алдында үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр.

Чараны үзәк хезмәткәрләре - Мөнирә Хөснетдинова, Татьяна  Данилова алып бардылар.

- Балалар, быелгы бәйге Төмән шәһәренең юбилейлы датасына багышланды.  Гаиләдә буыннан-буынга традицияләр, йолалар, гореф-гадәтләр саклана. Аларны өйрәнү - зур кыйммәтлелек. Кем үзенең нәсел җебен яхшы белә икән, ул рухи яктан бай кеше. Үзеңнең туган шәһәреңнең, авылыңның тарихын, күренекле кешеләрен өйрәнү кирәкле,  файдалы эш. Монда ата-аналар да ярдәм итсәләр, зур хезмәт башкарыла, - дип сөйләде Мөнирә Сираҗетдин кызы.

Беренче булып Төмәннең 90 нчы мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Алинә Зәйнуллина чыгыш ясады. Аның темасы: "Г.М. Бикмуллинның Төмән Җәмигъ мәчетен төзүдә өлеш кертүе”.

- Минем эшем конкрет бер кешегә багышланды – Төмән өлкәсе тарихында эз калдырган икедән туган бабаем Галимҗан Мисбах улы Бикмуллинга. Максатым: Төмән Җәмигъ мәчетенең тарихын тирән өйрәнү,  Ислам динен аңлау, Коръән китабы белән танышу, - дип Алинә докладын башлады. Ул аеруча кызыклы иде. Залдагы халыкка бик ошады.

9 нчы мәктәпнең 3 ”а” сыйныфы укучысы Гүзәлә Дҗаббарова нәсел җебе – Җаббаровлар, Гыйльметдиновлар, Бакиевлар, Касыймовлар буыны турында сөйләде. Чыгышы бик эчтәлекле булды.  Хезмәте 20 нче гасырның башыннан  бүгенге көнгәчә барган вакыйгаларны үз эченә алган,  илебезнең тарихын чагылдырган.

43 нче мәктәпнең 2 ”б” сыйныфы укучысы Виктор Котовның да чыгышын укучылар зур әһәмият биреп тыңладылар.

- Минем әбием легендар шәхес. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны. "Алтын йолдыз” ордены һәм бик күп медальләре бар. 10 бала тәрбияләп үстергән. Әбием бик йомшак күңелле кеше, һичкайчан оныкларына кычкырмый, орышмый, - диде ул.

Докладлар күп яңгырады. Чыгыш ясаган һәр укучыга лауреат дипломнары, грамоталар, бүләкләр тапшырылды. 

- Проектның үзенчәлеге - ул этник мәдәни компонентлы. Һәр милләт баласы үз халкының традицияләре, йолалары, тарихы турында язган.  Ата-аналар, балаларыбыз без белмәгәнне газеталардан, архивлардан, күршеләрдән, туганнардан ишетеп туплаганнар, дип хәйран калалар. Хезмәтләре аша укучылар бер-берсен, олыларны хөрмәт итәргә өйрәнәләр, - дип сөйләде ”Этнос” балалар үзәге директоры урынбасары Рәчига Гыйниятулла кызы Фәйзуллина.

Аерым бүлмәдә бу тема буенча мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшләре тезелгән. Монда пластилиннан, кәгазьдән һәм башка кулланма әйберләрдән нәсел агачлары, йортлар, әбиләренең рәсемнәре, танк, самолетлар ясалган. Нәрсә генә юк!  Бай, күркәм күргәзмә оештырылган.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.

Категория: Мәкаләләр | Добавил: Zul4itai (09.05.2011)
Просмотров: 576 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz