Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Балалар сәхифәсе » Мәкаләләр

"ПАТРИОТИК РУХТА БАЛАЛАР ТӘРБИЯЛӘҮ..."


Күптән түгел редакциягә Нәҗип Алиулла улы Абайдуллин белән Хатыйп Абидулла улы Маметов керделәр. Нәҗип абый 24 февраль көнне Яркәү районы, Яңа Кәешкүл урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чарада булган. Ул газета аша мәктәп укытучыларына рәхмәтен белдерергә килгән.

– Белем йортының спорт залында хәрби эш һәм физкультура укытучысы Мирхәт Аббас улы Абдразаков җитәкчелегендә 5-11 сыйныф  укучыларына хәрби әзерлек буенча смотр үткәрелде.  Ул миңа бик нык тәэсир итте. Армиядә мин үзем дә булган, мондыйны күреп исем китте. Балаларның барысы да хәрби формада. Аларга званиеләр дә бирелә икән. Армиягәчә ир балаларыбыз хәрби әзерлек белән танышып куялар. Строй белән атлау, мылтыктан ату, аны сүтеп киредән кору һәм башкасын бик оста башкаралар. Бу Сала  мәктәбендә  укучыларның тәртипле, тәүфыйклы, акыллы  булулары әллә кайдан күренә. Мәктәп директоры Рәсимә Рябиковага, укытучылар – Альбина Рамазановага, Хаҗия Абдуллинага, Галия Абайдуллинага һәм Мирхәт Аббас улына укучыларны патриотик рухта тәрбияләүләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Нәҗип Алиулла улына Хатыйп Абидулла улы да кушылды.

– Үзем Ишмәт авылында туып үстем, Тараскүлдә яшим. Хәзерге балаларга телевизор нык йогынты ясый. Анда бер рәтле әйбер күрсәтмиләр. Гел атыш, суеш, үтереш. Яшь буын андыйны карап нәрсә өйрәнсен. Шәһәрләрдә яшьләр арасында наркоманлык, эчкечелек чәчәк атуы борчый. Барчасына да шул телевизор, Интернет йогынты ясый.

Хәзерге вакытта армиядән курыкмаска кирәк. Ватанны саклау - ул изге бурыч. Балаларыбызны да шул хистә тәрбиялик, - дип сөйләде ул.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.

 

Категория: Мәкаләләр | Добавил: Zul4itai (18.03.2011)
Просмотров: 804 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz