Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Балалар сәхифәсе » Мәкаләләр

МИЛЛИ ҖАНЛЫ ҖЫРЧЫ КЫЗ

Соңгы вакытта өлкә йолдызчыкларыбыз арасында Эрик Абдуллин исеме еш кабатлануы кемгә дә сер түгел. Тамашачы аны Салаватныкы кебек хөр, моңлы тавышы өчен ярата. Ә менә Эрикның үзе кебек матур тавышлы сеңлесе барын, әлегә күпләр белмиләрдер дә. Янага февраль аенда 9 яшь тулды, ул Сорокино урта мәктәбенең 3 сыйныфында белем ала. Шунысы сөенечле, рус авылында яшәсә дә, ул саф себер татар телендә сөйләшә. Ничек ул алай, дип гаҗәпләнмәгез, чөнки Абдуллиннар гаиләсендә тәрбия бары тик туган телебез, мәдәниятебез, тарихыбыз, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүдән башлана. Татар моңына гашыйк булуын, әбисе белән бабасыннан күчкән, дип әйтә Яна. Гаиләдә 6 бала, алар барысы да җырга сәләтлеләр. Яна тәртипле, тырыш, эшчән кыз, әнисенең зур ярдәмчесе. Мәктәптә дә яхшы укый, үткәрелгән чараларда бик теләп катнаша. Күптән түгел "Таң йолдызы” район конкурсында җиңеп, өлкә үзәгенә гала-концертка килү бәхетенә иреште. Әмма Яна җырчы булу турында хыялланмый, чөнки хәзердән ук ул тормышка аек карый. Аныңча, себердә җырлап кына матди иминлек булдырып булмый. Әлегә ул теш врачы булырга уйлый - әтисе шулай кушканы өчен. Нинди генә һөнәр сайламасын, Яна барыбер җырлавын ташламый, якыннарын һәрвакыт үзенең елдан-ел моңлана барган тавышы белән матур җырлар башкарып, сөендереп торачак икән. Якты хыялларың дөньяга ашсын, милләтебез горурлыгы булырга язсын иде.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Мәкаләләр | Добавил: Zul4itai (09.05.2011)
Просмотров: 520 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz