Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Балалар сәхифәсе » Мәкаләләр

Кыскыркүлнең сәләтле балалары


Исәнмесез, «Яңарыш» хезмәткәрләре ! Мин үзем Кыскыркүл авылыннан, укытучы булып эшлим. Мәктәптә география һәм рәсем дәресләрен алып барам. Язуымның максаты - безнең мәктәптә талантлы  балалар укыйлар: җыр ягыннан да, биюдән дә, рәсем ясаудан да. Конкурсларда катнашабыз, әмма еш түгел - юл, элемтә булмаганлыктан һәм авылның район  үзәгеннән  еракта урнашуыннан.                                                                                        

Сүзне Ләйсән Төлмәтовадан башлыйм. Ул 9 классны тәмамлады. Оста, сәләтле рәссам.Аның рәсемнәренә карап һәркем соклана.  Ул туган як табигатен ясарга ярата.Ләйсән татар әдәби телен яхшы белә. Тыйнак, тәртипле кыз. Төрле конкурсларда катнашып, дипломнар, грамоталар алды. Спортны ярата, баскетбол   белән шөгыльләнә.Җырлый да, бии дә. Бөтен яктан уңган.                                   

Уку ягыннан да көчле, рәсем ясаудан да талантлы икенче укучым – Даниэль Зарипов. Ул 9 нчы класска күчте. Малай графика белән ясарга ярата. Баскетболчы, волейболчы, футболчы. Мәктәптә аны ,,Король футбола” дип йөртәбез. Ул әле яхшы чаңгычы да. Ләйсән һәм Даниэль ,,Таң йолдызы” балалар конкурсында рәсемнәре белән катнаштылар.Грамоталар, бүләкләр алдылар. Киләчәктә дә талантлары үссен, һәркайда алдынгы урыннар алсыннар.                        

 

Гөлнур Дәүләтшина.

Категория: Мәкаләләр | Добавил: Zul4itai (06.06.2010)
Просмотров: 735 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz