Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Балалар сәхифәсе » Мәкаләләр

ӘКИЯТТӘН ТӨШКӘН ПРИНЦЕССА

ӘКИЯТТӘН ТӨШКӘН ПРИНЦЕССА

Рәсемдәге кызчык белән без "Яңарыш” газетасының юбилеенда таныштык. Ул безгә Төмән районы, Аманат авылыннан бүләккә бик матур җыр алып килгән иде. Әкияттәге кечкенә принцессаны хәтерләткән сөйкемле бу кыз - Лилия Сыяутдинова була. Аның белән танышкач, күпкырлы талант иясе икәнен күреп чын күңелдән сокланасың. Ул 4 нче сыйныфта "4” һәм "5” билгеләренә генә укый. Сәхнәдә 6 яшеннән җырлый, гармун, аккордеонда уйный. Аның рәсемнәр альбомын актара башласаң, яраткан мультфильмнар сериалын карагандай буласың. Аларны ул сурәттән күчереп түгел, хәтеренә сеңдергәннәренә таянып ясый. Лилия үзен бик бәхетле дип саный, чөнки аның һәрьяктан да үрнәк булган, яраткан апасы - Гүзәл бар. Чынлап та, апа белән сеңел арасындагы дуслыкка сокланмаслык түгел. Гүзәл әти-әнисе биргән тәрбияне, табигать бүләк иткән сәләтне түкми-чәчми Лилиягә җиткерә. "Аның үзенең кешене үзенә тарта торган көче бар. Кая гына барма, һәркем аңа игътибар итә, җырлатып, я шигырь сөйләтеп конфет-шоколад тоттыралар, кайберәүләр, болай гына, башыннан сыйпап үтәләр”, - ди ул. Апа кеше үзе бүгенге көндә Төмән шәһәрендә белем ала, "Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасына йөри, концертларда катнаша. Ул үзе дә бик матур җырлый, Лилияне  сәхнәгә ияләштерер өчен башта үзе белән бергә җырлатты ул. Ә хәзер инде апасы ярдәме белән нәни җырчыбыз тамашачылар каршында үзен һавада очкан карлыгач кебек хис итә. Лилия урта мәктәпне тәмамлагач, Казан шәһәрендә музыка буенча белем алып, профессиональ җырчы булу турында хыяллана. Ә якындагы хыялы - суда йөзәргә өйрәнү икән. Якты уйлы кечкенә принцессабызның гомер юлы озын, аллы-гөлле чәчкәләргә бизәлгән булсын иде.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Мәкаләләр | Добавил: Zul4itai (03.11.2010)
Просмотров: 699 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz