Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

ҖЫР ДИҢГЕЗЕНЕҢ БЕР ТАМЧЫСЫ


Яшьләребез арасында сәләтле, уңган, тырыш егет-кызларыбыз бик күп. Моңа мин төрле чараларга йөреп инанам. Соңгы вакытта "Яшь буын” оешмасы яшьләре белән күп аралашырга туры килә. Шундый кызык алар белән, чөнки  яшьләребезнең һәрберсе аерым бер дөнья. Яшь буынлылар оештырган концертларда Эльмир Фастулинның сәхнәдә үзен ничек тотышына карап, Салават Фәтхетдиновны хәтерләткән көр тавышы белән башкарган җырларын тыңлап, аның турында уңыш-мактаулардан башы әйләнгән тәкәббер, һавалы егет дип уйларга була. Ә инде якыннан танышкач, каршыңда сабый кебек беркатлы, саф күңелле, зурларга ихтирамлы, үтә дә сөйкемле авыл малае икәнен аңлыйсың. Эльмир Төмән районы, Акъяр авылында яши, аңа 19 яшь. Быел ул Төмән шәһәренең 18 нче колледжына укырга кереп, сатучы-кассир, тикшерүче һөнәрен үзләштерә. Төркемдәге 24 кыз арасында ул үзен судагы балык кебек хис итә. Ә инде "Беренче курс студенты дебюты” чарасында татар телендә дәртле җыр башкаргач, коридорда очраган һәр кыз аны күздән югалганчы карап, озатып кала башлый. Әмма Эльмир моңа күп игътибар итми, чөнки ул үзенең бердәнберен табу турында хыяллана. "Ни өчен мәдәният һәм сәнгать уку йортына кермәдең?” – дип сорагач, ул: ”Җырлау - минем өчен хобби гына. Тормышта һәркемнең һөнәре булырга тиеш”, - диде. Эльмир 6 яшеннән Салават җырларын тыңлап үскән. Аның җырлаганын өйдәгеләр, бигрәк тә әбисе ярата. Шуңа хәзер дә ул шатлык-үкенечләрен беренче булып күптән түгел 80 яшен билгеләп үткән әбисе белән бүлешә. Гаилә бәйрәмнәре дә Эльмирдан башка үтми. Андый вакытларда ул әтисе белән бергәләп җырлауны хуш күрә. Ә сәхнәгә аны "Талия” дигән җыр белән, 11 яшендә мәдәният йорты җитәкчесе Ачилә Амчат кызы Сагидуллина алып чыга һәм авылдашларына, аннары "Таң йолдызы”, "Дуслык күпере”, Сабантуйларда катнаштырып, аны өлкәгә таныттыра. Эльмир остазына бик рәхмәтле, бүгенге көндә дә ул аның иң зур ярдәмчесе. Әмир һәм Луиза Фастулиннарның икенче уллары Рамил дә абыйсы кебек матур җырлый. Соңгы вакытта алар сәхнәдә парлап та җырлый башладылар. Әгәр инде аларга Сибгать Хәмидуллин да кушылса, авылдашларының күңелләрен күтәреп, авыл мәдәният йортында менә дигән концерт куялар егетләребез. Эльмир "Яшь буын” оешмасы үткәргән чараларда бик актив катнаша. Авылларда куйган концертларда аны берничә кабат сорап сәхнәгә чакырып җырлата халык. Юкка гына "икенче Салават” дип атамый аны тамашачы. Киләчәгең, Эльмир, үзең үк кебек саф, якты булсын, имин тормыш, уңышлар бизәсен юлларыңны.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (11.11.2010)
Просмотров: 515 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz