Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

. “УТРО С ВАМИ”ДАГЫ ТАТАР КЫЗЫ

- Айгөл, сез "Утро с Вами ” тапшыруына ничек килеп эләктегез?

- Бу иртәнге программага 2011 елның җәендә килдем мин. Ул вакытта "Авторадио”да алып баручы булып эшли идем. Иң элек коллегам Федор Головинский белән кастингта катнаштык. Аны бу тапшыру өчен яшь күренә дип таптылар, ә мине алдылар. Мин Кирилл Бутусов белән бергә эфирга чыгарга тиеш булдым.
- Турыдан-туры алып баруда нинди кыенлыклар бар?

- Иң авыры – иртән тору. "Утро с Вами”ны турыдан-туры эфирда 7.00дән 9.00 сәгатькә кадәр карарга-тыңларга мөмкин. Эфир көнне мин 4.30 сәгатьтә торам. Шунысы кызыклы – иртәнге җидедә торганга караганда бишкә кадәр торасы җиңелрәк миңа.

Ә инде программага килсәк, монда бернинди дә кыенлык юк, чөнки төшерү бригадасындагы һәр хезмәткәр үз эшен яхшы белә, теләсә нинди очракта алар нишләргә кирәген аңлыйлар. Алай да, һәр эштәге шикелле, төрле вакытлар була. Мәсәлән, йолдызлар белән тапшыру барышында. Аларның күбесе теләмичән генә аралаша. Тик массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара бәйләнеш иҗади эшчәнлекләренең бер өлеше икәнен яхшы аңлыйлар.
Мин киләчәктә бернинди акчага да актер Сергей Безруков һәм музыкант Илья Лагутенко белән әңгәмә корырга теләмәс идем.

- Телевидениедә эшләү ошыймы сезгә?

- Балачактан ук журналист булырга теләдем. Екатеринбургта М.Горкий исемендәге Урал дәүләт университетында журналист белгечлеген алып чыктым. Мәкаләләр яза, сюжетлар төшерә идем, радиода ди-джей да булдым әле. Алай да телевидениедә тапшырулар алып бару күбрәк ошый. Бу эш үзеңә һәрвакыт игътибарлы булуны таләп итә: тышкы яктан да яхшы күренергә һәм үзлегеңнән дә үсәргә тиешсең.

- Тапшыруга геройларны ничек табасыз?

- Тапшыру өчен геройларны табу белән продюсерлар шөгыльләнә. Кызыклы кешеләрне без дә чакыра алабыз.

- Камерага сөйләү күпләрне каушата, сез бу кичерешне ничек җиңдегез?

- Камерадан курыккан телетапшыру алып баручыны скальпельдан курыккан хирург белән чагыштырырга булыр иде. Кешеләр үзләренә ышанмаганда гына видеооператорны күргәч, каушый, дулкынлана башлыйлар. 16 яшемдә беренче мәртәбә эфирга чыкканда минем белән дә шундый очрак булды: аяклар, тавыш калтырый. Тәҗрибә, вакыт барысын да үзгәртә. Күп укырга, язарга, үз фикереңне дөрес итеп бирә белергә генә кирәк. Болар алып баручыларга гына түгел, җәмәгать эшлеклеләренә дә кагыла. Төмәндә чиктән тыш акыллы кешеләр күп, ә аларны тапшыруга чакыра алмыйбыз. Юк, камерадан курыкканнан түгел, ә үз эшләре турында кыска, кызыклы итеп сөйли белмәгәнгә. Мәсәлән, эфирга бер финанс компаниясе вәкилләре килделәр. Сөйләшү, нинди генә сораулар биреп карасам да, бик күңелсез барды. Шушы арада шул ук компаниянең Мәскәүдәге вәкиле тапшыруда катнашты - аның авызы ябылмады, шундый кызыклы итеп сөйләде.

- Сезнеңчә профессиональлек нәрсә ул?

- Кемдер кайчандыр, профессионализм – ул катлаулы нәрсә турында гади генә аңлата белү, дигән бит. Мин, эшне чын күңелдән башкару, дип өстәр идем. Әлбәттә, без – телевидение хезмәткәрләре һәрвакытта да үзебез теләгәнне генә эшли алмыйбыз. Алай да, үз-үзеңне даими үстерү аеруча мөһим. Мисал өчен, радиода мин тавыш белән эшләдем, газета һәм журналларда язарга, телевидениедә табигый халәттә әңгәмә алып барырга өйрәндем. Хәзер юл чатында торам: һөнәри яктан караганда Мәскәүдәге үзәк каналларның берсендә эшлисем килә, тәкъдимнәр дә бар; ә хатын-кыз буларак – сабыебызны алып кайтырга да вакыт инде. Нишләргә? Әлегә белмим.

- Сез күпләргә таныш, урамда, кибеттә һәм башка җирләрдә танып яныгызга килүчеләр бармы?

- Бергә фотога төшәргә сораучылар да бар, күбрәк арттан, күрәсеңме, телевидениедәге алып баручы бит бу, дип бармак төртеп калалар.

- Кайсы тапшыруларны яратып карыйсыз? Алып баручы буларак, кемнән үрнәк аласыз?

- Безнең өйдә телевизор юк. Ирем белән махсус сатып алмыйбыз. Болай бер-беребезгә, китап укырга вакыт күбрәк кала. Нәрсәдер карарга кирәк булса, интернет бар. Алып баручылардан миңа Анастасия Чернобровина («Утро России»), Дмитрий Губерниев (спорт тапшырулары комментаторы) ошыйлар.

- Эштән буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез?

- Андый вакытларда ял итәм, эш көне еш кына 14 әр сәгатькә сузыла. Юрган астында яткан килеш кенә күп укыйм, ноутбуктан фильмнар карыйм. Кәеф шәп булганда, пешерергә дә яратам. Гаиләбездә ашарга күбрәк ирем әзерли.

- В контакте челтәрендә татар дусларыгыз күп, татарлар белән аралашасызмы, мероприятиеләрдә катнашасызмы?

- Татарлар белән аралашу эш буенча килеп чыга. Мисалга алсак, Рамил Сәгыйтов белән шугалакта таныштык, ул "Гүзәл” ансамбленең биючесе булып чыкты. Аннары үзен тапшыруда катнашырга чакырдык.

- Тормыш принципларыгыз...

- Үз эшең белән шөгыльләнергә һәм беркайчан да тукталмаска! Миңа калса, күпләр яратмаган җирдә хезмәт итеп үзләренә дә, башкаларга да зыян гына китерәләр. Тормышта нидер ошамый икән, башканы эзләргә кирәк. Кемдер – президент, кемдер – зур йөрәкле ана, кемдер - сәләтле укытучы була ала бит.

- Гаиләгез турында да әйтеп китсәгез иде...

- Безнең гаилә зур, тату. Туганнарым Уфада һәм Урайда яшиләр. Кунакка барсам, көчләп мине сыйларга керешәләр, ач йөрим дип уйлыйлар. Бу алай түгел! Ә кунакта булырга яратам. Бигрәк тә татар сөйләменә сагынып калам. Төмәндә татарчадан бигрәк, инглиз телендә күбрәк аралашам.

- Рәхмәт, Айгөл, татар телен аңлавың өчен тагын бер кабат рәхмәт, андыйлар еш очрамый.

Туры эфир — зур, ләкин шул ук вакытта кызыклы сынау ул. Барысы да менә шу­шы мизгелдә хәл ителә, бер карышка да чигенү юк! Һәм никадәр кызыклы икәнлеген алып баручы үзе генә белә.

Айгөлгә киләчәктә зур уңышлар телик, өмет-хыяллары тормышка ашсын! "Утро с Вами” тапшыруында Айгөлне карарга онытмагыз!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

 

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (02.06.2013)
Просмотров: 722 | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz