Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

“ТУГАН ӘДӘБИЯТЫБЫЗ БИК КӨЧЛЕ”

«Себер йолдызы-2010» бәйгесе уңаеннан



«Себер йолдызы-2010» бәйгесенең финалына үткән Рамилә Хәлим кызы Речапова белән яхшылабрак танышырга теләп, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

- Рамилә, син Индрәй мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлап, киләчәгеңне нинди һөнәр белән бәйләргә уйладың?

- Мин Төмән дәүләт бөтендөнья экономикасы, идарә һәм хокук академиясендә 3 нче курста укыйм, бөтендөнья экономикасын өйрәнәм.

- Буш вакытыңда нәрсә эшләргә яратасың?

- Минем иң яраткан шөгылем - җырлау. Урта белем алган вакытта ук сәнгать мәктәбендә укыдым, җырлау сәләтемне үстердем. Башта хорга йөрдем, аннары сеңлем Илсөяр белән дуэт башкардык. Без төрле конкурс-фестивальләрдә еш катнаштык, һәрвакыт диярлек призлы урыннар алып кайта идек.

Дуслар, туганнар белән очрашу, саф һавада, күл буенда ял итү, спорткомплекста теннис уйнау – аз эләккән, ләкин файдалы үткәрергә тырышкан ялымда рухи көч, күңел тынычлыгы алып килә торган чаралар.

- Нинди җәмәгать эшләрендә катнашасың?

- "Яшь буын” яшьләр оешмасында катнаша идем, Ялутор, Яркәү, Төмән районнарында  кызыклы концертлар куйдык. Авыл кешеләре безне бик җылы каршы алдылар, татар мәдәниятен үстерүдә үзебездән өлеш кертүебез, татар моңына сусаган авыл халкына бүләк алып килүебез өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Бу оешмага яшьләрне җыеп, төрле чаралар үткәргән җитәкчебез Фәрит Кормановка хөрмәтем чиксез минем, "Яшь буын”да күп дуслар таптым, анда вакыт тиз үтә иде. Әлегә күп вакытны укуга багышларга туры килә.

- Син киләчәк тормышыңны ничек күз алдына китерәсең, Рамилә?

- Һәркем киләчәген якты итеп күзаллый булыр. Мин дә аны ачык төсләрдә генә күрәм. Иң элек, әлбәттә, академиядә укуны яхшы билгеләргә генә тәмамларга тырышам, аннары белгечлегем буенча эш табып, гаилә турында уйлый башларга вакыт җитә. Мин гаиләмне зур, дус, тату итеп, гел шатлык һәм бәхет кенә китерә торган күп балалар белән күз алдына китерәм.

- Гаилә синең өчен нәрсә ул?

- Гаилә ул иң югары кыйммәткә ия. Мин иң авыр минутларда ярдәм итәргә, якларга ашыккан гаиләм белән бик горурланам. Без - әти-әнием, ике сеңлем белән дус яшибез, гел бәйрәмнәрне, гаилә бәйрәмеме ул, әллә дини-милли бәйрәмме, бергәләшеп җыелып, күңелле үткәрәбез. Мин аларны бик яратам һәм сөеклеләрем өчен барысына да әзермен.

- Милләтебез саклансын өчен ниләр эшләр идең?

- Халкым минем өчен зур әһәмияткә ия. Сеңлем белән миллилегебезне саклауга багышланган чараларда еш катнашабыз. Алар безне берләштерә, башкалар арасында югалмаска ярдәм итә.

Киләчәктә милләт яшәсен өчен яшь буын телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятебезне, тарихыбызны белергә тиеш. Үз балаларымны мин татар рухында гына тәрбияләячәкмен, белгәннәремне өйрәтеп, белмәгәннәренә бергәләшеп төшенербез дип  уйлыйм.

- Яшьләргә бу уңайдан ни әйтер идең?

- Беренчедән, һәр татар егете һәм кызы үз телен белсен, бер-берсе белән беркемнән дә кыенсынмыйчан туган телендә сөйләшсен иде. Туган телдән оялуны бик ямьсез күренеш дип саныйм һәм әби-бабаң, әти-әниеңне хөрмәтләмәүгә тиңлим.

Икенчедән, бераз булса да татар әдәбиятын, бөек язучы-шагыйрьләребезне белергә тиешбез. Бу бик әһәмиятле, чөнки безнең данлы, бай әдәбиятыбыз бар. Матур әдәби әсәрләр рухи көчебезне баеталар, татар әдәбиятында һәрвакыт төп идея тормыштагы проблемалар белән бәйләнә, аларны дөрес хәл итәргә өйрәтә, әхлакый тәрбиягә басым ясала.

- Рәхмәт, Рамилә. Сине тыңлап сокланып утырдым, яшьләргә өмет бар икән әле, барысы да замана баткаклыгына кереп чуммаган, эшебезне дәвам итәрлек буын үсеп килә икән. Бәйгедә, алдагы тормышыңда уңышлар телим, хыял канатларың сине максат диңгезләреңдә йөздереп син уйлаган якты киләчәккә алып барсын.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (21.03.2010)
Просмотров: 1039 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz