Тулы
исеме: Корманов Фәрит.
Туган
җире: Яркәү районы, Рәгес авылы.
Туган көне: 1981 елның
17 июле.
Белеме: Тубыл дәүләт социаль-педагогия академиясенең тарих
факультеты.
Эш урыны: Төмән шәһәр мәдәният үзәгендә маркетинг буенча менеджер.
Җәмәгать
эше: "Яшь буын” өлкә татар яшьләр оешмасы җитәкчесе.
Кешедә
хөрмәт иткән сыйфаты: ихласлык, төгәллек, җаваплылык.
Хөрмәт
итмәгәне: астыртынлык, арттан сөйләү.
Яраткан
ризыгы: майда кыздырылган бәрәңге, бавырсак.
Эчемлеге: кайнар чәй.
Үзендәге
тискәре сыйфатлар: кызу канлылык.
Фәрит белән тыгыз мөнәсәббәттә эшләсәк тә, аның белән
иркенләп утырып сөйләшергә бүгенгә хәтле бер дә вакыт табылмады. Моңа
гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки көнозын ул тәгәрмәчтәге тиен кебек, ун кеше хәл итә
торган эшне күп очракта берүзе башкара. Аның ташып торган энергиясенә,
тырышлыгына, булганлыгына, чын-чынлап, көнләшерлек. Әгәр нәзакәтле берәр
үсемлек белән чагыштырырга туры килсә, аны мин ачылып бетмәгән каен бөресенә
тиңләр идем. Таланты күпкырлы булуга карамастан, ул әле чыннан да язгы бөредәй
үз эченә бикләнгән, иҗади потенциалы тулысы белән сарыф ителмәгән шәхес. Шуның
белән дә ул миңа кызыклы әңгәмәдәш.
- Фәрит,
мәгълүм булганча, бүген 19 сәгатьтә Төмән шәһәренең "Тимерьюлчылыр” мәдәният
сараенда "Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасына 12 ел һәм үзеңнең иҗат
эшчәнлегеңә 10 ел тулуга багышланган дуслык кичәсе уздырырга җыенасың. Рөхсәт
ит, башта бәйрәмегез белән тәбрикләп, изге теләкләр юлларга. Билгеле булганча,
бүгенге көндә сезнең оешма бик актив эшли, сез авылларга барып концертлар
куясыз, дискотекалар, спорт ярышлары, күренекле шәхесләр белән очрашулар
үткәрәсез, чит төбәкләрдәге яшьләр
оешмалары белән дә тыгыз элемтәдә торасыз. Бу оешмага килеп эләгүеңнең тарихы
ничегрәк булды соң?
- 2001
нче елда өлкә милли-мәдәни автономиясенең отчет утырышы булды. Ул вакытта мин
авылда клуб мөдире булып эшли идем. Мине әлеге чарага район яшьләре исеменнән
делегат итеп сайладылар. Анда баргач, "Яшь буын” оешмасы әгъзалары белән
таныштым. Озакламый Төмәнгә укырга
килдем һәм яшьләребез белән тыгыз бәйләнешкә кереп, бер казанда кайный
башладым. Бераздан җитәкче вазифасын үз җилкәмә алдым.
-
Оешманың уңышлары белән газета укучыларыбыз даими танышып баралар, тик менә
соңгы яңалыклар турында гына әйтеп китсәң иде?
- Бу
көннәрдә "Яшь буын” оешмасының тагын бер филиалын Тубыл шәһәрендә ачтык. Аның
җитәкчесе итеп "Татар егете-2011” өлкә бәйгесендә җиңүче Руслан Ильясов
билгеләнде. Аларга, әлбәттә, уңышлар телим, киләчәктә бергәләшеп, ярдәмләшеп
эшләрбез, дип ышанам.
- Фәрит, Яркәү ягының табигате матур, бай икәнлеген
беләм. Анда җиләкләр җыеп, гөмбәләргә
кинәнеп яши бит халык. Әйдә, күңел белән генә булса да туган авылыңа,
балачагыңа кайтып килик әле, анда сине кемнәр зарыгып көтә?
- Мин
үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, чөнки ике әнием һәм ике әтием бар. Мин
әбием белән бабам гаиләсендә 12 нче бала булып үстем. Абый-апаларга ияреп
аларга "әникәү”, ”әтикәү” дип дәшкәнмен. Әбием - Сара Атаулла кызы колхозда 35
ел сыер савучы, бабам - Вил Зәйнулла улы 40 ел көтүче булып эшләде. Шуңа,
үземне белә башлаганнан бирле, ат өстеннән төшмәдем. Әнием - Фәрзәнә, әтием - Наил Әхмәтали улы Карбан авылында
яшиләр. Гомумән, аларга рәхмәтлемен, мине милли җанлы итеп тәрбияләгәннәренә.
- Милли
җанлы дигәннән, хәзер бит авылдан килгән яшьләребез үзара күбрәк рус телендә
аралашырга тырышалар. Ә син иркенләп туган телебездә сөйләшәсең, әдәби телне дә яхшы беләсең...
- Чынлап
та, рус телендә кирәк булганда гына сөйләшәм. Үз теленнән оялган кешене
аңламыйм, андыйларны хөрмәт тә итмим. Туган телем булганга шатланып, рәхәтләнеп
сөйләшәм!
- Син бит
әле җырлыйсың, оста биисең дә...
- 11
яшемнән яратып татар җырларын җырлый башладым. Оялчан булганга, сәхнәгә 17
яшемдә генә чыктым. Бу сәләт әби белән бабаемнан күчкәндер, чөнки алар икесе дә
оста җырчылар. Ә биергә яшьләр белән аралаша башлагач өйрәндем. Һәрхәлдә дә,
мин моңлы бала булып туганмын, 5 яшемдә мунча бурасы янында уйнап йөргәндә,
өстемә агач төшеп, үлемнән калдым. Бәлки, икенче гомерне Аллаһы Тәгалә татар
яшьләрен берләштерер, таныштырып, гаиләләр корырга ярдәм итәр өчен бүләк итеп
биргәндер. Чөнки "Яшь буын”да танышып өйләнешкән берничә парның туйларын
гөрләтеп үткәрдек, хәзерге көндә безнең 15 сабыебыз үсә.
- Яңа
гына Төмәнгә аяк баскан Фәрит белән бүгенге көндәге Фәрит арасында аерма зурдыр?
-
Әлбәттә, ул чакта яшь, тәҗрибәсез, бик тыйнак идем. Әмма бүгенге тормыш кешене
үҗәт, үткен булырга үзе өйрәтә икән. Хәзерге вакытта мин күп нәрсә турында
уйланам. Кайчандыр эшләгән ялгышларымны анализлыйм, шушы елларда миңа дөрес юл
күрсәтеп, ярдәм иткәннәрнең һәрберсенә рәхмәтләр укыйм. Ә алар бик күп...
- Синнән
көнләшәләрме? Уңышлы кешене сөймәү дигән хис тә бар бит әле бездә...
- Үзем
башкаларның уңышына чын күңелдән сөенәм, тик эшләсеннәр генә. Дуслыкка килгәндә
– икейөзле кешеләрне яратмыйм, үз эше, шөгыле булганнарны хөрмәт итәм.
- Шундый тыгыз график белән яшисең, кайвакыт,
бу егет йокысы туйганчы йоклыймы, вакытлы ашыймы икән дип тә уйлап куям...
Иманым камил, синең шәхси тормышың белән кызыксынучы бер мин генә түгелдер
әле...
- Нәрсә әйтергә теләгәнегезне аңладым инде –
яшең утызга җитә, ник өйләнмисең, дисезме? (Көлә). Бу сорау күпләрне
кызыксындыра, әмма җавабым бер – уй-фикерләребез, теләк-омтылышларыбыз тәңгәл
килгән кызны әлегә очратмадым гына.
- Ә
мәхәббәткә ышанасыңмы?
- Әйе, мин
аңа бик җитди карыйм. Мәктәп елларында яраткан кызым белән сукмаклар ике якка
аерылды, ә икенче мәхәббәтемне 6 ел элек югалттым. Моны мин бик авыр кичердем,
күрәсең, "Вакыт яраларны төзәтә”, дип халык юкка гына әйтми икән... Хәзерге
көндә ачык йөзле, милли җанлы, рухи яктан бай, кешелекле татар кызын очратып
гаилә кору турында еш уйланам.
- О-о,
димәк, сиңа күз атып йөрүче кызлар өметләнә алалар?!
-
Әлбәттә (көлә).
- Алдагы
көннәрдән ниләр көтеп яшисең?
- Мин
пессимист түгел, шуңа да тормыштан бары тик яхшылык өмет итеп яшим. Очраган
киртәләргә карамый, хыялларымны тормышка ашырырга тырышам.
- Ихлас
әңгәмәң өчен зур рәхмәт, Фәрит. Саф йөрәктән сиңа уңышлар телим.
Р.КАНГАЗИНА.
|