Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

ТЕЛӘК КӨЧЛЕ БУЛГАНДА

Эльдар Рихман улы Насиров
Төмән егете. Шәһәрдә туган, шунда үскән. Аңа хәзер 29 яшь.


Мәктәпне тәмамлау белән югары белем алырга омтылган егет Төмән дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, шәһәрнең Калининский районы прокуратурасында следователь булып эшли. Ләкин озакламый язмыш аны Казан шәһәренә илтә. Ул анда матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында җәмәгатьчелек белән бәйләнеш бүлегендә хезмәт итә. 2008 нче елда алар  кәләше, Яр Чаллы кызы – Айгөл Җәмил кызы белән туган шәһәренә, әнисе янына кайтып гөрләтеп туй үткәрәләр. Гаилә башлыгы башта Россия буенча йөк ташу эшләре белән шөгыльләнә, дөньяви кризис башлангач, әкренләп җәмәгать туклануы өлкәсенә күчә. Бу адымга әнисенең үрнәге этәргеч ясый. Чөнки Лилия Хәмидулла кызының бу өлкәдә тәҗрибәсе зур, эшлекле элемтәләре киң була. Ул елларда ук аның карамагындагы 3 кафе һәм 2 ашханә төмәнлеләргә  уңышлы хезмәт күрсәтә. Димәк, Эльдарның янында таянырлык ышанычлы кешесе була, бу турыда ул горурланып, әнисенең уңышларына чын күңелдән сөенеп әйтә. Әмма тормыш сабакларын үткән әнинең үз фикере әзер: «Әгәр улымның үзенең эшләргә теләге, булдыклылыгы, җаваплылыгы булмаса, минем үгет-омтылуларым бушка булыр иде», – ди ул. Ходай рәхмәте белән Эльдарның эшләре  алга бара,  бүгенге көндә аның 2 ашханәсе, бер кафесы һәм дә Мыс поселогында 150 кеше сыярлык банкетлар залы эшләп тора. Гаилә бизнесы булгач, берсе дә читтә тормый, хәтта гомер буе пешекче булып эшләгән кайнанасы да ярдәм кулын сузып, туган ягын ташлап кызы белән кияве янына күченеп килә, кафега эшкә керә. Аның телне йотарлык итеп пешергән милли бәлешләре күп клиентларны үзенә җәлеп итә. Без Эльдар Рихман улы белән шәһәребезнең Клара Цеткин урамындагы 17 нче «А»  йортында урнашкан "Лиана” кафесында очраштык. Машина белән килүчеләргә автомобильләрен тукталышка куюы бик уңайлы булуына, меню белән танышкач, ризыкларның хакы башка кафеларга караганда чагыштырмача арзан булуына да игътибар иттек. Клиентларны кабул итүче ике бүлмәдән торган бинага килеп керү белән, биредә мөселманлык рухы барлыгы сизелде. Бигрәк тә тәмәке тартмаучы 30 кешегә дип исәпләнгән зал  матур. Баксаң исә, дизайнер бүлмәне Эльдарның тәкъдимнәре, киңәшләренә таянып бизәгән икән.

- Эльдар, башкарган хезмәтегез белән таныштырып китсәгез иде.

- Эш көнемне кафедан башлыйм, аннары ашханәләргә юл алам. Хезмәткәрләр белән очрашып, хәл-әхвәл белешеп, планнар куелгач, мин кибеткә азык-төлекләр алырга барам. Һәр ризыкның сыйфатын тикшереп алырга туры килә, ә ит, балык  һәм җиләк-җимешне аеруча игътибар белән сайлыйбыз. Мондый көндәлек эшләрдән кала, отчетлар белән йөрү, мәсәлән, менә бу көннәрдә генә терминал утыртыр өчен килешү төзедек.

- Сездә төрле чаралар үткәрергә мөмкинлекләр бар, ә мөселман бәйрәмнәрен оештыру турында уйлаганыгыз булмадымы?

- Без һәр яңалыкка әзер. Әгәр хәләл ашлар гына әзерләргә кирәк икән, без, хәтта, кухнядагы пычак-кашыкларны яңартып, бары тик мөселман таләпләренә туры китереп пешереп, кунакларны каршы алып, озатып калуны да оештыра алачакбыз. Шулай ук татар яшьләре өчен дискотекалар уздыру, алар белән тыгыз элемтәдә эшләргә планнар корабыз.

- Гаиләгез турында да берничә сүз әйтеп китсәгез иде.

- 2 яшьлек кызыбыз Әминә бу көннәрдә балалар бакчасына йөри башлады, өйрәнеп китсә, хатыным Айгөл эшкә чыгарга уйлый. Әминә шундый акыллы бала булып үсә, әнисе аны татарча  сөйләшергә, шигырьләр сөйләргә өйрәтә.

- Ял көннәрегезне ничек үткәрәсез?

- Бу бик катлаулы сорау – чөнки буш вакытым минем бик аз кала дияргә була. Шулай да гаиләм белән булырга ничек тә вакыт табам. Иң яраткан шөгылем - балык тоту, ауга йөрү.

- Киләчәккә планнарыгыз нинди?

-Тагын берничә кафе булдыру турында хыялланам. Һәм дә тукталмыйча эшләргә, алга барырга...

- Сез әле яшь булуга карамастан, коллегаларыгыз арасында үзегезне ышанычлы кеше итеп күрсәтә алгансыз, күпме уңышларга ирешкәнсез. Монда, әлбәттә, әти-әниегезнең роле дә зур икәне күренә, чөнки алар сезне мөстәкыйль тормышка яхшы әзерләгәннәр. Хәзер инде, өметле бизнесмен буларак, бүгенге яшьләребезгә сез нинди киңәшләр бирер идегез?

- Эштән курыкмаска һәм һәр башлаган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Шул очракта гына башкарган хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп була.

- Эльдар, эчкерсез әңгәмәгезгә рәхмәт, киләчәктә дә уңышлар сезне ташламасын.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (15.10.2010)
Просмотров: 608 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz