Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

“ТӨРЛЕ ЯКТАН ҮСӘРГӘ КИРӘК”


Спорт һәм цирк номерлары кергән чыгыш "Татар егете-2010” конкурсын тамаша кылган һәркемдә соклану хисләре уятты: нинди көчле, нык безнең егетләр! Ерактагы Карагай авылында үскән Рәсүлдә спортка мәхәббәт каян килә соң? Сорауга җавап бирер өчен аның гаилә тамырларын белү дә җитә икән. Үз вакытында физик культура факультетында белем алган, Әлмөхәммәт Хәбибуллин секциясендә авыр атлетика белән шөгыльләнгән әтисе юлыннан туры атлый Рәсүл. Яшьтән үк спорт һәм сәнгать сөюче гаиләдә һәрьяклап чыныгып үскән, шаян, тырыш, үз максатына ирешүчән егет шактый гына җиңүләр дә яулаган инде. Төмән өлкәсендә чемпион булып саналуы, Россия күләмендәге ярышларда уңышлы чыгыш ясавы аның өметле спортчы булуы турында сөйли. "Егет кеше бернинди сынауларда да югалып калмаска тиеш, төрле яктан үсәргә омтылам мин”, - дигән Тубыл социаль-педагогия академиясе 2 курс студенты Рәсүл Байморатов сүзләре шәләй-вәләй вакыт үткәреп йөрүче яшьләргә дә үрнәк булсын иде.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (08.05.2010)
Просмотров: 518 | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz