Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

ТӨМӘНДӘ - ДУСЛЫК ТУРНИРЫ

Төмән шәһәре янында урнашкан "Витязь” санаторий-сәламәтләндерү лагеренда волейбол һәм мини-футбол буенча 3 нче Бөтенроссия турниры булып үтте. Аны зур әзерлек белән "Яшь буын”  өлкә татар яшьләре оешмасы оештырды.



Чараның төп максаты – Россиянең төрле регионнарында яшәүче татар яшьләре очрашып, бер-берсе белән аралашып җылы мөнәсәбәт булдыру, милли культураны ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Турнирда 6 оешма катнашты. Әлеге чараны үткәрүдә матди ярдәмне ООО "7 нче механизацияләр идарәсе”, ООО "Спецстройсервис” төзү компаниясе, "Бизнес класс” такси хезмәте күрсәтте. Яшьләрнең изге ниятләрен хуплап лагерь директоры С.А.Черняев, "Мирас” иҗтимагый хәйрия фонды җитәкчесе Ф.Х.Хәкимов, "Азатлык” радиосының Казан бүлеге журналисты Н.Хисамиев, чыгыш ясадылар, Ялутор шәһәре мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов дога кылып, эшләренә фатыйха бирде. Олимпиада әләмен күтәрергә "Яшь буын” оешмасының спортчысы Азат Халиуллин, Түбән Варта татар-башкорт яшьләре бердәмлеге рәисе Айрат Галеев һәм "Алмаз” Омск шәһәре яшьләре оешмасы активисты Алина Ниязовага тәкъдим ителде. Ярышлар оешкан рәвештә үтүе өчен "Яшь буын” оешмасының спорт һәм туризм бүлеген җитәкләүче Вәкил Тилимбаев җавап бирде.


Мини-футбол турнирын Чиләбе һәм Төмән командалары ачты. Шул арада оешма җитәкчеләре җыелышып булган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, тәҗрибәләре белән бүлешеп, фикер алыштылар. Мини-футбол буенча нәтиҗәләр ясалгач, яшьләр Төмән шәһәренең Төсле бульварына юл алдылар. Биредә өлкә татар Конгрессы, шәһәр татар мәдәният үзәге, "Әмәл” иҗат студиясе, өлкә татар яшьләре бердәмлеге җитәкчелегендә бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә туры китереп үткәрелә торган "Мин татарча сөйләшәм” Бөтендөнья акциясе бара иде. Турнир кунаклары җыелган халык белән аралашып, матур җырлар тыңлап, түгәрәккә төшеп биеп алгач, юлларын дәвам иттереп, Индрәй авылы "Батыр” спорт комплексына юнәлделәр. Волейбол буенча ярышлар тагын да кызыграк үтте. Шунысы сөенечле: уен кырында җанатарлар үз командалары өчен нык борчылсалар да, үзара яшьләр бик дус, җылы мөнәсәббәттә аралаштылар. Җиңүчеләрне билгеләү тантанасы аеруча күңелле үтте: мини футбол буенча беренче урынны төмәнлеләр яуладылар, икенче урынга ялуторлылар, өченчегә – Омск шәһәре, дүртенчегә чиләбелеләр чыктылар. Волейбол буенча да төмәнлеләр беренчелекне бирмәделәр, чиләбелеләр икенче урынга чыктылар, өченче урынны ялуторлылар һәм дүртенчене - Омск шәһәренең "Алмаз” оешмасы яулады. "Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов матди һәм рухи ярдәм күрсәткән оешма җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары, яшьләргә махсус әзерләнгән логотиплы бокаллар, дипломнар һәм бүләкләр  тапшырды. Үз чиратында кунаклар да хуҗаларга алып килгән бүләкләрен тараттылар. Аннары һәр оешма махсус әзерләгән концерт номерларын тәкъдим иттеләр, бу бәйгедә Ноябрьск шәһәре яшьләре беренче сафта булдылар. Киләсе турнир июль аена билгеләнде, эстафетаны Чиләбе яшьләре үзләренә алдылар.

Р.КАНГАЗИНА.


Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (08.05.2010)
Просмотров: 530 | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz