Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

СТУДЕНТЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ

Ул студентларны килгән кунаклар белән таныштырып, көн тәртибенә куелган максатка ирешү юлларын аңлатты һәм жюри әгъзалары итеп сайларга радиоспорт буенча дөнья чемпионы З.Х.Низамов, шагыйрь З.Г.Акбүләков, журналист Р.Ә.Нигъмәтуллинны тәкъдим итте. Чарада 14 студент доклад ясады. Төбәктә яшәүче татарларның сөйләм телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, төрле атамалар, авыллар, токымнар тарихын өйрәнеп, фәнни яктан тикшереп, чагыштырып башкарылган хезмәтләре тыңлаучылар өчен бик кызык һәм файдалы булды. Биредә Ялутор районы, Яңа Атьял мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары Илнара белән Гөлнара Газизовалар да (җитәкчеләре З.Калгаманова) катнаштылар. Чыгыш ясаучыларның хезмәтләрен бәяләү яшерен тавыш бирү юлы белән билгеләнде. 5 авторның исеме язылган кәгазьләрне конференция рәисе - аспирант Р.К.Янабаев, ярдәмчесе – татар бүлеге студенты Г.А.Юсупова җыеп алып, җиңүчеләрне игълан иттеләр. Беренче урынны 183 нче группа студенты Гөлия Арыпова яулады, икенче урынга Диана Хәлилова, өченчегә - Рушан Янабаев чыктылар. Конференциядә актив катнашучылар исеменә  Илнара белән Гөлнара Газизовалар һәм 4401 нче группа студенты Илсөяр Речапова лаек булдылар. Аларга бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Студентларның фәнни хезмәтләренә югары бәя биреп Төмән районы, Индрәй мәдәният һәм спорт үзәге мөдире Р.Исмәгыйлева, Яңа Атьял мәктәбе укытучысы З.Калгаманова, кафедра укытучылары А.П.Ушакова, Н.В.Разункова чыгыш ясадылар. Алар татарлыгыбызны саклауда Х.Ч.Алишинаның башкарган авыр, фидакарь хезмәтен билгеләп, татар бүлегенең ябылу хәленә җитүе турында фикер алыштылар. Хәнисә Чәүдәт кызы төп сәбәпләр дип - укучылар 11 нче сыйныфта рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханын бирмәүләрен, уку йортлары бик күп, ә балалар саны азая баруын һәм бюджет урыннары аз бирелүен әйтте. Форсаттан файдаланып З.Низамов Р.Ә.Нигъмәтуллинга яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү буенча башкарган эшен хөрмәтләп Х.Якин исемендәге диплом тапшырды. Тәбрикләү сүзләренә З.Акбүләков кушылып, яңа шигырен укып ишеттерде.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (27.04.2012)
Просмотров: 567 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz