2 нче 3 нче сыйныфларда укыганда ук кикбоксинг
ярышларында беренчелекне алган егет ул Шамил Магомедов. Үзе – Төмән
районы, Турай авылыннан. Аңа хәзер 22 яшь. Аның зәвыклы тышкы кыяфәте үк
башкаларда кызыксыну тудыра. Шагыйрьләрчә әйтсәк, үзе матур, үзе тәртипле, үзе
спортчы, үзе активист. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, ул Төмән Көнбатыш-Себер
колледжының физкультура бүлегенә укырга керә, тиздән аны ил алдындагы бурычын
үтәргә чакыралар, Шамил Мәскәү шәһәрендә хезмәт итә. Ир-егетләребез алдына
куелган шушы сынауны үткәндә, ихтыяр көче, җаваплылык, төгәллек ярдәмгә килә.
Шушы сыйфатлары, шулай ук кече күңелле, ярдәмчел, тырыш, омтылучан булганы өчен
иптәшләре, командирлары да чын күңелдән ихтирам итәләр. Биредә дә ул спорт
ярышларында теләп катнаша, хәрби частенә җиңүләр яудыра. Россия, хәтта дөнья
чемпионатында катнашып призлы урыннар яулаган егетебез күптән түгел армия
сафыннан кайтып, МЧСка янгын сүндерүче булып эшкә урнаша, белемен күтәрү
максаты белән үз һөнәре буенча Төмән дәүләт университетына читтән торып укырга
керә. Шулай да Шамил спортны ташламый, бүгенге көндә дә Мыс поселогындагы
"Водник” спорт мәктәбенә тренировкаларга йөри, үзенең тренеры Джамали Бигвава
белән бергә яшүсмерләрне ярышларга әзерли. Ә туган авылында футбол буенча
җыелма команда төзегән, алар хәтта шәһәрдә уздырылган турнирларда призлы
урыннарны кулдан ычкындырмыйлар. Шамилнең тагын бер зур хөрмәткә ия булган
сыйфаты бар – ул нәни чагыннан намаз укый, Турай мәчете төзелгәч, даими рәвештә
җомга намазына йөри. Шундый тәрбия биргән әти-әнисе – Ләйлә Фәйзелхаян кызы
белән Андия Мөхамай улына бар күңеленнән рәхмәтле ул. Бар өлкә белән кызыксынып
яшәүче егетнең киләчәккә планнары зурдан. Шуларның берсе - туган авылында спорт
бүлмәсе булдырып, шунда балалар белән тренировкалар үткәрү. Чөнки спорт белән
шөгыльләнгәннәрнең тәмәке, наркотиклар, спиртлы эчемлекләр белән булырга
теләкләре, вакытлары да калмый. Ә Шамилнең үзенә изге ниятләре, якты хыяллары
чынга ашсын дип телисе генә кала.
Р.КАНГАЗИНА.
|