Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

СОЮЗ ЙӨРӘКЛӘР КАВЫШТЫРА

РИАТ һәм РУЗИЛӘ


башта интернет аша таныштылар һәм бер-берсенә хатлар җибәрештеләр . Аннары союзның бер җыелышында аларга очрашырга туры килде.

Рузилә: Миңа Риатның гаиләгә мөнәсәбәте, тормыш принциплары һәм үзе әйткәнне булдыра торган гадәте ошады.

Риат: Ә мин Рузиләдә үз балаларымның әнисен күрдем.

Рузилә һәм Риат - яшь мөселман гаиләсе. Аларны Ислам дине тагын да ныграк берләштерә. Аларның  сентябрь аенда никахлары булган. Киләчәккә планнары – зур мөселман гаиләсе кору, шатланып, сөенеп яшәү һәм Аллаһы Тагалә теләсә җәннәткә бергә керү.


РУШАН һәм АЙГӨЛ


"Себер йолдызы” конкурсында танышканнан соң, аралашуларын яшьләр союзының җыелышларында дәвам иттеләр.

Айгөл:  Беренчедән, Рушанның яхшы җырлавы күңелемә хуш килде. Ә инде үзен якынрак белгәч, аралашучан, әдәпле булуы бик ошап китте.

Рушан: Беренче күргәч, Айгөл серле булып күренде. Аралашып киткәч, аның эчке матурлыгы, тыйнак булуы белән минем йөрәгемне әсир итте.

Айгөл белән Рушанның 8 августта никахлашу көне булды. Бу парны бер максат - үзара аңлашу берләштерә. Ремонтны тәмамлап, үз фатирларына күчеп һәм шунда зур гаилә төзеп бәхетле яшәргә хыялланалар алар.


ЗИННУР һәм ДИНАРА4



22 февральдә "Татар егете” конкурсында танышып, интернет  аша аралаша башладылар. Ә яшьләр клубы җыелышларында еш очрашып, якынаеп киттеләр.

Динара: Зиннурның шат күңелле булуы, татар яшьләре тормышында актив катнашуы үзенә игътибарымны җәлеп итте.

Зиннур: Башта мин Динараның матур тавышына гашыйк булдым, аннары аның елмаючан, гади, оялчан булуы белән үзенә тиз генә күңелемне тартты.

Зиннур белән Динара күптән түгел генә гөрләтеп туйларын үткәрделәр. "Безнең өчен иң мөһиме– гомер буе бергә булу”, - диләр алар. 

РЕНАТ һәм ЗӨЛФИНӘ


14 май көнне татар яшьләр клубының җыелышында таныштылар. Кич белән аларга бер якка кайтырга туры килә. Машинада аралашып, бер-берсенә рухи якынаюларын тоялар.

Зөлфинә: Башта, Ренат серле карашы белән мине шикләндерде. Ә инде якыннанрак танышкач, кыю, әдәпле булуы белән шигемне оныттырды.

Ренат: Мин Зөлфинәне күргәч үк аннан күземне ала алмый тордым. Аның күзләре, бөдрә чәче һәм сөйкемлелеге йөрәгемне әсир итте.

Бу гашыйкларны яхшы тормышка, эшкә омтылу һәм дингә тартылу берләштерә. Һәр ай саен мәчеткә барып, садака салалар. 9 октябрь көнне  аларның туйлары булды. Киләчәк планнары - өй төзеп, игелекле балалар үстерергә, ә агачларын алар инде утырттылар.

 

МАРАТ һәм ӘЛФИЯ


бер-берсен автобуста ошатып таныштылар. Күп кенә вакыт алар аралыштылар, аннары союзда бер эшне башкарып, бөтенләй якынаеп киттеләр.

Әлфия: Марат миңа елмаюы, тыныч шәхси табигате белән ошап китте.

Марат: Әлфияне күргәч, беренчедән, аның матур күлмәгенә күземне салдым. Әлфия бик йомшак, гади һәм шәфкатьле  кеше, шуңа күрә без тиз генә уртак телне таптык.

13 ноябрьдә бу гашыйкларның туйлары үтте. Аларны тормыш приоритетлары һәм гомуми максатлары берләштерә. Киләчәктә өй төзеп, балалар үстереп Ислам дине буенча яшәргә хыялланалар.   

Менә шулай татар яшьләр союзы татар гаиләләре барлыкка килүгә ярдәм итә. Бу яңа туган гаиләләргә озын гомер, саф мәхәббәт, сабырлык телим

Алдыгызга алсу гөлләр  җәям,

Юлыгызга – яшел аланнар.

Мең мәртәбә бәхетледер  җирдә

Мәхәббәтен таба алганнар...

(Нияз АКМАЛ).

Э. ИСКУЖИНА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Fuckir72 (12.12.2009)
Просмотров: 708 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz