Төмән районының Талымхан укучылары елның-елында күпләрне
куркуга салган бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарга ия
булалар. Быел да сынатмаганнар алар. Гомуми нәтиҗә турында сөйләргә иртәрәк
булса да, Гүзәл Юлдашеваның мәктәпне алтын медальгә тәмамлавын, рус
теленнән бердәм дәүләт имтиханыннан районда иң югары 95 балл туплавын әйтми
мөмкин түгел. Укытучысы Рачия Сабирова бу тырыш кызның "Киләчәккә адым”
бәйгесендә өлкә күләмендә җиңү яулап, Мәскәүдән зур уңышлар белән кайтуын, аңа
нефтегаз университетына турыдан-туры укырга керү мөмкинлеге бирелүен, тик
үзенең Төмән дәүләт университетына керергә теләвен белдерде. Сәнгатьтә дә,
укуда да актив Гүзәлнең тормышы сикәлтәсез юллардан гына үтсен, теләкләре кабул
булып, ниятләре тормышка ашсын!
Г.ВӘЛИЕВА.
|