Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

ҺӨНӘР САЙЛАУ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ


Һөнәр сайлау, әлбәттә, бик җаваплы адым. Ул синең күңелеңә дә ятсын, тормышта кирәкле дә булсын, кереме дә комачауламас иде. Шул уңайдан югары уку йортларын тәмамлаган яисә соңгы курслардагы газета укучы яшьләргә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем:

«Үзеңнең һөнәрең турында сөйләп кит әле: кая эшләргә була, син укыган факультетка керер өчен мәктәптә укыганда күбрәк кайсы предметларны тырышып үзләштерергә кирәк, факультет тормышы кызыклымы? Кыскасы, яшьләргә нинди һөнәр алырга киңәш бирер идең?»

Гүзәл Фәйзуллина, Тубыл социаль-педагогия академиясен тәмамлады, шунда ук декан вазифасын башкара: "Филология факультетына керү өчен, иң беренче, тел һәм әдәбиятны сөяргә кирәк. Икенчедән, мәктәп елларында ук тел, әдәбият, философия, тарих фәннәренә зур әһәмият бирү сорала. Ә факультетта уку бик кызыклы. Бу - оригиналь шәхесләр белән очрашу-аралашу, үзеңнең иҗади потенциалыңны ачу, һөнәреңне тану һәм табу... Ә филология факультетын тәмамлаган белгечләр төрле өлкәләрдә кирәк: уку-укыту эшендә, матбугатта, фәндә, юриспруденциядә (юридическая лингвистика) һ.б”.

Эмиль Камалов, Төмән дәүләт университетының математика факультеты студенты: "Мин алган һөнәр буенча күп җирләрдә эшләргә мөмкин: яхшы программист, инженерларга төрле компанияләрдә сорау зур; тагын да система администраторы булып урнашырга була. Ә инде яхшы белгеч булу өчен мәктәптә үк физиканы, математиканы, информатиканы белергә кирәк. Укыйсы авыр булса да, факультет тормышы бик кызыклы!”

Айгөл Төхвәтуллина: "Мин РФнең эчке эшләр министрлыгы карамагындагы Төмән юридик институтында укыдым, өченче курста Төмән дәүләт университетының роман-герман филологиясе факультетында инглиз теленнән тәрҗемәче белгечлеген алырга – икенче югары белем үзләштерергә уйладым. Бер елда ике диплом алып, танылган Шлюмберже компаниясенә эшкә урнаштым. Монда миңа күбрәк тәрҗемәче һөнәрем кирәк булып чыкты. Киләчәктә юридик бүлеккә күчү мөмкинлеге дә бар, анда инде юрист һөнәрем дә югалмаячак. Институтта укыйсы кызыклы иде, укытучылар бик әйбәтләр. Шуны әйтәсем килә: беренче ике елны бик тырышырга кирәк, зачеткаңда бик шәп билгеләр булсын (юкка гына әйтмиләр бит: башта син зачеткага эшлисең, аннары ул сиңа эшли, дип). Дәүләт имтиханнарына әзерләнер алдыннан без җыелышып һәр сорауга җавап эзли идек, бер-беребезгә сөйли идек – күңелле дә, җаваплар да истә кала иде. 

Хәзерге студентларга да вакытларын тиккә үткәрмәскә киңәш итәм: берьюлы ике һөнәр алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз, тормышта кирәк булуы бар”.

Гүзәл Шәмсетдинова: "Югары уку йортына керер өчен мәктәптә тырышып укырга кирәк һәм урта классларда үзеңнең булачак һөнәреңне сайларга, аңа карап кирәкле фәннәрне күбрәк укырга тәкъдим итәм. Кечкенә чагымнан ук юрист буласым килгән иде, ләкин дәүләт хезмәтенә китәргә булдым. Мәктәптә тырышып уку, төрле олимпиадаларда, конференцияләрдә, мәктәп тормышында актив катнашу югары уку йортында бик булыша. Мин укыган дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасында яхшы уку өчен күбрәк гуманитар фәннәрне белергә кирәк, ләкин безгә математика, информатика, экономика, бухучет һәм башка фәннәрдән дә белем бирәләр, чөнки булачак дәүләт эшлеклесе төрле яктан үскән, киң карашлы кеше булырга тиеш.

Минемчә, һәр кешегә дә югары белем кирәк.  Хәзерге вакытта бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) бар, шуңа күрә мин укыган факультетка керер өчен имтиханны әйбәт бирү белән бергә портфолио дигән әйбер дә комачауламас. Тагын бер киңәш: булачак һөнәрең үзең өчен кызыклы булсын, кемдер әйтүен тыңлап кына сайлама аны, чөнки киләчәктә алган белемең белән сиңа эшләргә кирәк! Кеше артыннан экономист яки юрист булыгыз да димәс идем, алар хәзер дөрестән дә күп һәм бөтен кеше яхшы экономист һәм юрист була алмый. Чыннан да үзегезне ул һөнәрдән башка күз алдына китерә алмасагыз гына барыгыз. Күбрәк югары уку йортлары үткәрә торган ачык ишекләр көннәренә барырга тырышыгыз, анда төрле белгечлекләр белән якыннан танышырга, теләгән сорауларыңа турыдан-туры җавап алырга була”.

Лилия Нургалиева, тәҗрибәле журналист: "Мин журналистиканы яратам, чөнки башка эшне белмим. Әмма балаларыма ул юлдан барырга киңәш итмәс идем. Чөнки акчасы юк. Группадашлар эчке эшләр министрлыгында, матбугат үзәкләрендә эшлиләр. Быел олы балам 11не тәмамлый, үзебездә дә шул "кая бару” проблемасы. Химия, физиканы яратмый, калганнары әйбәт”.

Мөрәҗәгать иткән кешеләр менә шундый мәгълүматлар тәкъдим иттеләр. Араларында "үзләштерә торган һөнәремне бер дә яратмыйм, ник кердем икән, хәзер укып бетерергә кирәк”, "диплом өчен генә укыдым, барыбер ул эштә эшләмәячәкмен” кебек җаваплар да очрады. Шуңа да ата-ана баласы кечкенә вакытта ук эзләнеп, табып, аны төрле һөнәрләр белән таныштырсын иде. Бала күңеленә салынган белгечлеккә укырга алдан ук тырышып әзерләнер иде, минемчә. Ә яшьләргә тормышта ак юл теләр идем, хыял канатларыгыз имгәнмәсен, омтылган максатыгыз сезне гел матурлыкка өндәп торсын!

Г.ВӘЛИЕВА.

 

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (03.05.2011)
Просмотров: 3050 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz