Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

“ӘМӘЛ” – СТУДЕНТЛАР ИҖАТ СТУДИЯСЕ

Яшьлек -  тормышның иң гүзәл, иң күркәм чагы. Нәкъ шул вакытта мөһим вакыйгалар башкарырга туры килә. Яшьлектә яшьнәп яшәргә кирәк, диләр. Әлбәттә, үзеңә, якыннарыңа, халкыңа яхшылык һәм файда китереп яшәргә кирәк. Әнә "Әмәл” иҗат студиясе  студентлары, бушка вакыт әрәм итмичә, үз эшләре белән татар милли мәдәниятенә өлеш кертәләр.

Бу коллектив Төмән дәүләт университетының татар бүлегендә М.А.Сагидуллин җитәкчелегендә җыелган. Максим Александрович яшьләр белән "Студент язы” конкурсында да катнашкан, Казанга югары һәм урта уку йортларының татар студентлары слетына да алып барган. "Без студентлар белән күптән инде үз официаль коллективыбыз турында хыялландык, - ди җитәкче, - ләкин, нигәдер мөмкинчелек булмады. Ә менә 2008 елда безнең эшкә Динара Фәйзуллина бик актив катнашып китте. Аның энергетикасы белән рухланып, Төмән дәүләт университетының ярдәме белән шул елның  сентябрь аенда официаль булып эшләп киттек. Хәзер инде Динара коллективыбызда администратор эшен башкара, бөтен документларны җыю, оештыру эшләре - аның вазифасы”.

"Әмәл” вокал-иструменталь ансамбле 4 төрле музыка инструментларында уйнау һәм талантлы студентлар катнашуы белән үзенчә уникаль һәм күренекле. Эмиль Камалов (математика факультеты студенты) – баянда талантлы уйнаучы, Ульяна Чернышева (ИППСУ факультеты) – скрипкада татар моңнарын уйнау остасы, Зәмфирә Шәрипова (ИППСУ факультеты) – ансамбльдә музыка буенча алмаштыргысыз кеше дип әйтергә кирәк, чөнки ул авылдагы әби-бабайлардан яздырылган себер татарларының  борынгы җырларын тыңлап, аларны көйгә сала. Аны 1 һәм 2 тавышка бүлә һәм һәрбер инструментка: курайга, баянга, скрипкага, кубызга аерым сайлап җиткерә, моннан тыш ул коллективта әле курайчы да. Зөлфия Речапова (филология факультетының татар бүлеге) сәхнәдә ансамбльнең йөзе дип әйтергә була, чөнки ул моңлы тавышы белән, борынгы себер татар җырларын кешегә тәкъдим итә.

"Әмәл” иҗат студиясе себер татарларының фольклорын төрле яктан күрсәтергә тырыша. Халыкның гореф-гадәтләренә нигезләнеп, сценарий язып, сәхнәштерелгән күренешләр куялар, анда җырлап та, биеп тә күрсәтәләр. Бию дигәндә, Альберт Шәрипов исемен әйтмичә булмый, чөнки ул коллективта бию куючы һәм иҗади куратор эшләрен башкара. Ә «Әмәл»дә” кубызда да уйнарга өйрәнгән. Кызлар, Азалия Габдрәхимова, Алсу Балдина һәм Гүзәл Әбүбакирова  матур итеп биеп тә алалар, сәхнәгә актер булып та чыгалар.

"Әмәл” студиясенең төп максаты – себер татарларының фольклорын үстерү һәм пропагандалау. Алар татарларның иҗатын "Университет язы – 2009” да, югары уку йортлары арасында үткәрелгән музыкаль "Нота-2009” конкурсында тәкъдим иттеләр. Шулай ук 2009 елда "Түгәрәк уен”  бөтенроссия фестивалендә дә катнаштылар. Ә алар өчен иң мөһиме - үткән елның ноябрь ахырында Новосибирск шәһәренә татар яшьләренең II себер фестиваленә барып кайтулары. "Новосибирскига без инде икенче тапкыр барабыз, - дип сөйләделәр яшьләр, - анда Себернең төрле шәһәрләреннән татар яшьләре җыела һәм һәркем үз коллективын татар телендә тәкъдим итә. Новосибирскта татарлар күп яшәмәсә дә, шундый чара үткәрергә тырышалар. Кызганычка каршы, бездә шундый берәр фестиваль  юк, үткәрелсә, бик әйбәт булыр иде”. Бу барып кайту милләттәшләребезгә шактый уңышлар китергән. "Татар егете” конкурсында катнашып, Альберт  беренче урынга һәм кыйммәтле бүләккә лаек булган, ә Зәмфирә белән Зөлфия "Татар кызы”нда икенче һәм өченче урын алып кайттылар. Моннан тыш, "Әмәл”нең бөтен тәкъдим иткән номерларын гала-концертка керткәннәр, оештыручыларга бик ошаганнар. "Әмәл” коллективын, иң яхшы әзерләнгән төркем, дип мактаганнар. Әлбәттә, студентлар бик күп көч түккәннәр: фонограммалар да яздырганнар, төрле костюмнар да алып барганнар. Монда инде әйтергә кирәк, костюмнарын ансамбль катнашучылары һәм җитәкчеләре яртысын үз акчаларына сатып яки тектереп алалар, чөнки хәзер спонсорлар табасы җиңел түгел.

Хәзерге вакытта "Әмәл”нең максатлары, планнары бик күп - яңа костюмнар тегү, яңа күренешләр кую, җырлар табу. Ә 2010 елның март аенда алар Казахстанда узачак  "Иртеш моңнары” XI нче халыкара фестивалендә катнашып, беренче урын алырга хыялланалар.

Яшьләргә укуны иҗат белән берләштереп алып барасы кыенрак булса да, алар ешрак җыелышырга тырышалар һәм үзләренә бу шөгыльләре бик ошый. "Без инде бер гаилә булдык, дип әйтергә мөмкин, - диләр алар, - бер коллектив булып, конкурсларга, фестивальләргә йөреп, мөстәкыйль һәм җаваплы булырга өйрәндек. Татар фольклорын өйрәнеп, халкыбызның мәдәниятенә якынрак булдык. Безне бергә җыйган өчен зур рәхмәтләребезне безнең бердәнбер җитәкчебез - Максим абыйга әйтәсебез килә”. "Студентлар булдырмаса, бернәрсә дә булмас иде, - дип уйлый Максим Александрович, - мин аларга бик рәхмәтлемен, бөтенесен дә яратам. Тырышлыклары өчен аларны бүтән шәһәрләргә, регионнарга алып барырга омтылам”.

Бу коллективның иҗади киләчәге якты булыр дип ышанасы килә. Аларга иҗади уңышлар, куйган максатларына ирешүләрен телим.

Э. ИСКУЖИНА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Gladiolus (21.01.2010)
Просмотров: 1076 | Рейтинг: 3.8/4
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz