Гашыйклар бәйрәменә багышланган шундый
исемдәге кичәнең тантананы оештыручысы – татар яшьләре союзы яңа парлар кавыштыру
өчен, аны икенче ел рәттән уздыра. Кичәне Динара һәм Зиннур Абдуллиннар мәхәббәт
турындагы җыр белән ачтылар. Алып баручылар – Зилә Бәдретдинова һәм Сәет Тусмөхәммәтов
"Төзүче” мәдәният йортының "Концерт залы”на җыелган ялгыз йөрәкләр арасында төрле
конкурслар үткәрделәр. Финалда иң креатив һәм иң талантлы пар - Руслан белән Гүзәл
"Татар-пати” дискотекасы билетларына лаек булдылар. Шулай ук үз чыгышлары белән "Нур” ансамбле, яшь җырчылар
Рәмилә һәм Илсөяр Речаповалар һәм Лилия Абдубакова "Мәхәббәт биюе” белән кунакларны
сөендерделәр.
Яшьләр бергә утырып, сөйләшеп, конкурсларда танышып
якынаеп китәләр. Шулай яңа парлар кавыша. Мисал өчен, үткән елны «Мин – синеке, син – минеке» кичәсендә кавышкан ялгыз
йөрәкләр бу кичәгә бәхетле гаилә булып килделәр.
Э. ИСКУЖИНА.
|