Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

“Менә шундый кыз мин”


"Күз алдыгызга китерегез менә шундый бер кызны: төскә-биткә ямьсез түгел, егетләр, матур, диләр, урта буйлы, төзек гәүдәле, карашы ягымлы, үзе күңелле, эштә бик җитез, җиңел сөякле, биюгә сәләтле, сөйкемле.

Мин кечкенәдән күпне белергә, күп нәрсәгә ирешергә тырышучан булдым. Ике яшемдә шигырь сөйләү сәләте туган миндә һәм музыка белән кызыксына башлаганмын. Әти-әнием хәлләреннән килгәнчә миңа булышырга тырышканнар. Аларның ярдәме, үземнең теләк-максатларым нәтиҗәсендә укуым, телгә, биюгә оста булуым белән дә башкалардан аерылып тора идем.

Буш вакытым булса, дусларым белән күңел ачарга, яңа җирләр, илләр күреп йөрергә яратам, тәмле ашлар пешерергә омтылам, ә инде арып китсәм, яисә үзем генә булып аласым килсә, мин кулыма китап алам. Китап уку тынычландыра мине.

Бүгенге көндә мин Талымхан мәктәбендә хореография укытучысы булып эшлим. Балаларда халкыбызның моңнарына, биюләренә, иҗатына  мәхәббәт уятырга тырышам.

Гаилә кору турындагы уйлар да керә башлады башыма. Бик тату гаиләдә үскәнгә күрә, үзем дә шундый гаилә төзисем килә”, - дип сөйләде үзе турында "Себер йолдызы-2010” бәйгесендә 3 урын яулаган Алинә Кучумова. Бәйгедә ул кыюлыгы, матур биюе, татарча әйбәт сөйләшүе белән үзенә җәлеп итте. Алинә быел мәдәният һәм сәнгать академиясеннән туризм буенча менеджер белгечлеген алып чыга. Телен югалткан халык милләтен дә югалтыр, дип уйлый ул. Аның фикере белән күпләр килешә, әлбәттә. Мөлаем, киң күңелле себер йолдызының шулай самими, табигый булып калуын, күңеленең бай булуын телибез. Киләчәк тормышы аны гел елмаеп каршы алсын!

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (08.05.2010)
Просмотров: 532 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz