Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

МӘСКӘҮДӘГЕ “АРГАМАК” КУНАГЫ

"Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы Россия күләмендә үткән төрле форумнарда еш катнаша, замандашлары белән дуслашалар, аннары кунакка йөрешәләр, тәҗрибә уртаклашалар, эш алымнары белән танышалар. Оешманың шундый якын дусларының берсе – Мәскәү шәһәрендә эшләп килүче "Аргамак” эшлекле татар яшьләре клубы. Клубка күбесе Татарстаннан килгән һәм Мәскәү, башка төбәк яшьләре җыелган. Алар бик кызыклы чаралар оештыралар. Бигрәк тә Рамазан, Корбан бәйрәмнәрен зурлап үткәрәләр. Корбан гаетенә төрле төбәкләргә - дусларына таралып, бергәләшеп бәйрәм итәләр, корбанлыкка садака бирәләр. "Яшь буын” җитәкчесе Фәрит Корманов инде икенче ел "Аргамак” клубы җитәкчеләренең берсе Яр Чаллы егете Азат Галәмшинны өлкәбез яшьләре, оешманың бүлекләре белән таныштыра. Быел алар Ялутор мәчетендә Корбан бәйрәмендә катнаштылар. Ялуторлылар үзләренә Мәскәүдән кадәр кунак килүенә бик шатландылар. Ул аларга үзләре, эшләре турында сөйләде:

- Безнең клуб гореф-гадәтләребезне саклау, барлау, шулар нигезендә берләшү, аралашуны төп максат итеп куя. Аннары үз һөнәрләренә бәйле төрле бүлекләрдә (мәсәлән, экономистлар, юристлар, маркетологлар, инженерлар һ.б.) шул өлкәгә караган мәсьәләләр, яңа алымнар турында сөйләшәләр, бер-берләренә киңәшләр бирәләр, ярдәм итү ягын кайгырталар. Яңа килгән студентларга зур шәһәргә ияләшергә, монда торак табарга, башкасына гел булышып торабаз.

Гомумән, клубыбыз студентлардан оешкан иде. Аннары алар үсеп, укуны тәмамлап, эшли башлагач та, аралашу тәртибен генә бераз үзгәртеп, очрашуларны дәвам иттек. Хәзер клубка биш ел инде. Гаиләлеләребез бар. Бергәләшеп җыелып күңел ачарга, кино-театрларга йөрергә яратабыз. Балаларны ирләр алып калып, хатыннарны тормыш мәшәкатьләреннән ял иттереп алабыз, кайсы вакыт, студентлар аларга файдалы уеннар уйнатканда, безгә парлап төрле мәдәни чараларга барырга мөмкинлек туа. Клубта туган тел һәрвакыт беренче урында тора, татарча аралашып, аны сакларга, үстерергә, якларга омтылабыз.

Күпләрнең үз бизнеслары бар. Бергәләшеп тә бер эшне булдыручылар очрый. Әле хәләл кафе ачарга планлаштырабыз. Үзебезнең дусларның кибетләренә, ашханәләргә, башкасына йөрибез, аларга ярдәм итәргә тырышабыз, үссеннәр, киңәйсеннәр. Монда да татарларның үз ошмалары булуына шатмын.

Әйе, яшьләребез халкыбыз хәзинәләрен югалтмаска тырыша, әлегә мәдәни-дини чаралар белән генә булса да, өлкәбездә дә шактый актив тормыш алып баралар.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (25.11.2011)
Просмотров: 476 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz