Айдар Кормандаев турында язарга
булгач, ни өчендер "Килде. Күрде. Җиңде” дигән сүзләр хәтеремә төште. Чынлап
та, өлкә тамашачысы аның белән быел Тубыл шәһәр сабантуенда, "Әхтәмушки” (
җитәкчесе Ә.Назыров) халык ансамбленең яңа җырчысы дип танышкан иде. Ә менә
ноябрь аенда ул Төмән шәһәренең "Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты оештырган "
Себер чишмәләре” I нче Бөтенроссия җырчылары конкурсында "Халык җырларын
башкаручы” дигән номинациядә җиңеп, I нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Бу хәл
бик күпләрне гаҗәпләндерде. Бәйгегә Айдарны билгеле музыкант Әхтәм Назыров
әзерләде, баян тавышына кушылып ул "Кара урман” һәм "Агыйдел агышлары” дигән
борынгы җырларны башкарды. Саф татарча сөйләшкән егетнең Сургут районы, Лянтор
шәһәрендә туып-үскәнен белгәч, кызыксынуыбыз тагы да артты. Айдар үзе
шәһәребезнең нефть һәм газ университетының кибернетика системалары кафедрасының 5 нче курсында түләүсез укый һәм
инглиз телен тирәнтен үзләштерә. Айдардан: ”Шәһәрдә үсеп, ничек оста итеп туган телебездә сөйләшергә
өйрәндең соң?” – дип сорагач, ул: ”Өйдә без бары татар телендә генә аралашабыз.
Әнием - Лира Камал кызы Вагай районы, Юрмы авылында, әтием – Хәлим Фәхрислам
улы Тубыл районы Икенче Вагай авылында туып-үскәннәр. Каникулларга авылга
ашкынабыз. Юрмыда хәзер әбием Бибикамал Әйтбаева яши. Безне, унлаган оныгын,
бик ярата, төрле тәмле ризыклар пешереп сыйлый. Гомумән, миңа авыл тормышы
ошый, табигате сокландыра”, - диде. Айдар нечкә күңелле, хискә бирелүчән һәм
бик тә татар җанлы егет булып чыкты. Аның белән аралашу - үзе бер ләззәт. Әйтүе
буенча, махсус музыкаль белем алмаган, гитарада да үзлектән уйнарга өйрәнгән,
беркайчан да җырламаган. Бары тик мәктәп елларында Марат дустының язган
рэпларын компьютер аша музыкага салырга ярдәм иткән.
Соңгы вакытта Айдарның күңеле баянга
тартыла башлый, татар халык җырларын тыңлап хозурлана һәм, кинәт, ул кулына
баян алып үз милли көйләребезне сыздырып кына җандагы ташып торган хисләрне
бастырып булачагын аңлый. Шул теләк аны
"Төзүче” мәдәният йортына алып килә. Татар бүлеге җитәкчесе Гөлфия Хәлитова
аның сүзләрен тыңлаганнан соң, музыкант Әхтәм Назыров белән таныштыра. Айдарның
табигый сәләтен күреп, остазы җырлатып та карый. Нәтиҗәсеннән канәгать калып,
ул аңа конкурста катнашырга тәкъдим итә. "Ни өчен халык җырлары, җиңел эстрада
җырлары түгел соң?” – дип кызыксынабыз егетебездән. "Аларда халкыбызга хас
булган моң бар, аларда мин шатлык-кайгы, борчылу, мәхәббәт-нәфрәтнең тирәнлеген
таптым. Хәзер инде шуларны якташларыма җиткерәсем килә. Туган телемдә сөйләшергә
өйрәткәннәре өчен әти-әниемә рәхмәтлемен, чөнки телне яхшы белгәнгә күрә,
халкымның бай мирасы белән танышып, аны аңлап, аның белән горурлана алам”, -
дип җавап бирә ул. Үзенең сәләтен Айдар нәселдән, ягъни авылның оста гармунчысы
- Фәхрислам бабасыннан, ә җырга
осталыгын - Фәхерниса әбисеннән күчкән дип саный. Хәзер ул укудан калган
вакытын бөтенләй баянга багышлый. Чөнки, киләчәгенә зур җаваплылык белән
караучы егетебез, профессионал җырчы-музыкант булу турында хыяллана. Максатчан,
тырыш, тәртипле, якыннарын өзелеп яратучы һәм дә татарлыгы белән чын күңелдән
горурланып яшәгән егетебезнең бар изге теләкләре фәрештәләрнең, амин дип
әйтелгән вакытына туры килсен иде.
Р.КАНГАЗИНА.
|