Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

КҮҢЕЛЛЕ ЛӘ, СТУДЕНТ ЕЛЛАРЫ!


Төмән дәүләт университетының филология һәм журналистика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә беренче курста укучы егет-кызларны студентлыкка кабул итү, таныштыру чарасы үткәрелде. Бәйрәмчә бизәлгән аудиториянең стенасында студентлар тарафыннан эшләнгән стенд эленгән. Анда яшьләрнең  күңелле студент еллары чагылдырылган. Шушы бәйрәмгә кунаклар да килделәр. Бүлек җитәкчесе, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина чараны ачты һәм студентларны кунаклар белән таныштырды. Алар - радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Низамов, Төмән өлкәсе буенча  "Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең оператор-монтажчысы Рамил Нигъмәтуллин,  "Регион-Төмән” телерадиокомпаниясенең ”Очрашулар” тапшыруының элекке җитәкчесе, филология фәннәре докторы Гөлсинә Ниязова, Индрәй авылы китапханәсе мөдире, бер студентның әнисе Хәнифә Тилимбаева, былтыр бу бүлекне тәмамлаучы егет Альберт Шәрипов.

2-5 курс студентлары үзләре белән таныштырганнан соң, уртага 1 курс студентларын чакырдылар. Җәен 2010-2011 уку елына 6 егет-кыз кабул ителгән. Болар - Рания Муталапова, Илсөяр Речапова, Салават Сабиров, Рөстәм Тилимбаев (читтән торып укый), Зифа Хәйруллина, Диана Чәлилова. Югары курс студентлары аларга биремнәр бирделәр, уеннар уйнаттылар.Яшьләр үзләрен сынатмадылар, һәр йөкләмәне төгәл үтәделәр. Үзләре чаялар, сөйкемлеләр, тапкырлар...

Хәнисә Чәүдәт кызы бүлекнең ачылуыннан хәзерге көнгәчә кызыл диплом белән укуны тәмамлаучыларның, диссертация яклап кандидат булучыларның исемнәрен әйтте.

- Бүгенге көндә бүлектә 41 кеше укый. Бик тә  кирәкле мөһим шәхесләр булып халкыбызга файда китерсәгез иде.  Сез татар газетабыз "Яңарыш”ның беренче дуслары булырга тиеш. Күренекле шәхесләр турында язабыз. "Очрашулар” тапшыруы белән аралашып яшәдек. Гөлсинә апагыз һәрчак яныбызга килә. Бүлек Заһит Акбүләков, Зыятдин Низамов белән яхшы мөнәсәбәттә. "Яңарыш” каршында "Әдәби Төмән” түгәрәге эшли. Студентларга, оялмагыз, килегез, танышыгыз, дип һәрчак әйтәм. Бер студентыбыз шигырьләр язган, әмма белдерергә тартынган, укуны тәмамлагач кына моның турында әйтте, - дип Хәнисә апа сөйләде. Ул күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Якуб абый Зәнкиевның ”Ялкында өтелгән мәхәббәт” романының тәрҗемәсе - "Любовь объятая пламенем” китабын беренче курс студентларына ел саен тапшыра. Быел да студентларга китаплар бүләк итте. Альберт Шәрипов Төмән өлкәсе татарлары Конгрессыннан бүләге итеп китаплар өләште. Зыятдин Хәял улы якташыбыз Х.Якинның дипломын Хәнисә Алишинага һәм студентларга  тапшырды. 3нче курс студенты Зөлфия Речапова беренче курс студентларына  җыр бүләк итте. Бу кичә студентлар хәтерендә озак сакланыр. Алар чын күңелдән Хәнисә апага рәхмәтләрен белдерделәр.  Уку беркайчан да җиңел бирелми, биш ел буена авырлыкларны җиңеп куйган максатыңа ирешәсең. Беренче курс студентларына тырышып укырга, киләчәктә әти-әниләрен куандырып зур белгеч булырга язсын.

Д. ФӘХРЕТДИНОВА.

 

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (14.12.2010)
Просмотров: 1784 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz