22 декабрь көнне
"Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында
Яңа ел бәйрәменә багышланган кичә үтте. Бәйрәмне оештыручылар: шәһәр
татар мәдәният үзәге һәм яшьләр союзы, килгән кунаклар өчен кызыклы концерт
программасы тәкъдим иттеләр. Алып баручылар яшьләр арасында Кыш бабайны һәм Кар
кызын сайладылар. Шуның өчен катнашучыларга күп кенә сынаулар үтәргә туры
килде. Әйлән-бәйлән дә әйләнделәр, татар җырларын да җырладылар. Кыш бабайлар
залдан үзләренә кызлар сайлап, аларны төрле креатив Кар кызлары образына
керттеләр. Араларында дипломат, модалы, авыл һәм мөселман рәвешендәгеләрен
күрергә мөмкин иде. Конкурслар арасында Римма Әнвәрова һәм Марат Вәлеев матур
җырлары белән чыгыш ясадылар. Иң креатив һәм күңелле катнашучылар – Альберт
Шәрипов һәм Зилә Бәдретдинова Кыш бабай
һәм Кар кызы исемнәренә лаек булдылар. Соңыннан, кунаклар катнашуы белән безгә
юмористик Яңа ел әкиятен күрсәттеләр. Ә юлбарыс елында туган кунакларга алып
баручылар әйбәт бүләкләр бирделәр. Күңелле үткән кичәдәге кебек 2010 елда да
яшьләргә шулай бергә булып бәйрәмнәр үткәрергә насыйп булсын!
Э. Искужина.
|