Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

ЯШЬЛӘРЕБЕЗ БОЗДА ШУДЫЛАР

Студентлар көнен истә калырлык итеп билгеләп үтү максаты белән "Яшь буын” өлкә яшьләре оешмасы Төмән яшьләрен Метелево поселогының "Партиком” спорт сараена "Татарлар бозда шуалар” дигән чарага җыйдылар. Уздырылу вакыты төнге 12 сәгатькә билгеләнүгә карамастан, боз аренасы ишек янына спорт киемнәрендә олы яшьтәге апа-абыйлар да килеп бастылар. Тимераякта оста шуучылар боз өстенә шикләнмичә ашкындылар. Арада бөтенләй шуып карамаганнар да күренде, әмма биредә урнашып өлгергән күңелле атмосфера аларга икеләнергә юл куймады. Тиз арада беренче адымнар ясарга өйрәтүче остазлар да табылды. Чараны оешма җитәкчесе Фәрит Корманов ачты, барысына күңелле ял теләп, килгән кунаклар белән таныштырды. Омск шәһәренең "Алмаз” яшьләр оешмасы әгъзасы Алинә Ниязова алып баручы вазифасын үз җилкәсенә алып, төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырды. Лотерея уены бик тә кызыклы үтте, отучыларга бик күп кыйммәтле призлар эләкте. Первоуральск шәһәреннән килгән "Ватан” яшьләр оешмасы әгъзасы Денис Кротов дәртле татар җырлары башкарганда, тимераякта шуучылар түзеп тора алмыйча, бер түгәрәккә җыелып, биеп тә алдылар. Ф.Корманов әйтүе буенча, мондый чаралар татар яшьләребезне таныштыра, дуслаштыра, берләштерә һәм дә катнаш гаиләләр булдырмауга этәргеч ясый. Киләчәктә шундый файдалы очрашуларны ешрак оештырырга ниятли ул. Әлеге чарадан без дә, редакция хезмәткәрләре, чын мәгънәсендә ял итеп, ләззәтләнеп, дәрт алып кайттык.

Р.КАНГАЗИНА.













Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (04.02.2011)
Просмотров: 537 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz