Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

«ЯШЬ БУЫН» ЮГАРЫ ЕГӘНЛЕ АВЫЛЫНДА


Исәт районы, Югары Егәнле авылы хакимияте муниципаль  сайлауларны күңелле бәйрәмгә әйләндерү максаты белән Төмән шәһәреннән "Яшь буын” өлкә яшьләре оешмасын үзләренә кунакка чакырды. Аларны алырга зур автобус та җибәргәннәр иде. Яшьләребез авыл мәдәният йортына килеп җитүгә үк халык тамаша карарга җыела башлады. Кунакларны авыл хакимияте башлыгы Земфира Шамил кызы Ихсанова, район татар автономиясе рәисе Рәйсә Шакирҗан кызы Камалова, мәдәният йорты мөдире Надия Кыяметдин кызы Борисова, китапханәче Тәскирә Мөхәммәтҗан кызы Рафикова зур әзерлек, ачык йөз белән каршы алып, эшләр өчен бөтен уңайлыклар тудырырга тырыштылар. Оешма җитәкчесе Фәрит Корманов сәхнәгә чыгып басканда, залга сыймаган халык ишек төбендә һәм китапханә бүлмәсенә кереп тулган иде. Фәрит тамашачыларны җылы сәламләп, узган Өлкәннәр көне белән котлады, залдагылар да нәкъ бер елдан кабат очрашуларына чиксез шат булуларын белдерделәр. Концертны Гүзәл Сияветдинова үзенең күңелле җырлары белән башлады. Аны күпләребезгә таныш җырчы кызыбыз – Руфилә Хисаметдинова алыштырды. Яшь егетебез Айдар Кормановның гитарада уйнап башкарган җыры да югары егәнлеләргә бик ошады. Эльмир Фастулин җырлаганнан соң, тамашачылар аңа "Үзебезнең Салаватыбыз” дигән кушамат тагып куйдылар, аның башкарган дәртле җырларына түгәрәккә төшеп биеп тә алдылар. Ә Фәрит үзенең зар тулы, сагышлы җырлары белән моңландырды. Яшь артистларыбызны югары егәнлеләр озак алкышладылар, һәрберсен сорап, кабат җырлаттылар. Фәрит исә, сәхнәгә оештыручыларны чакырып, аларга бүләккә китаплар тапшырды, киләчәктә дә тыгыз мөнәсәбәттә эшләргә насыйп булсын дигән теләген белдерде. Очрашудан канәгатьлек хисләре кичереп ул: "Бу якларга без ашкынып, сагынып киләбез, чөнки сез безне бар күңелегездән шатланып каршылыйсыз, безнең белән җыр дөньясына кереп чумасыз да, күңелебезне күтәреп, кулларыгызны жәлләмичә алкышлыйсыз, җылы сүзегездән мәхрүм итмисез. Бу безгә, әлбәттә, эшләргә көч бирә”, - дип халыкка рәхмәтен җиткерде. Концерттан соң яшь буынлылар авыл яшьләре өчен дискотека оештырдылар.

Р.S. Чынлап та, миңа, журналист буларак, күп төрле концерт-чараларда булырга туры килә, әмма Югары Егәнле авылы халкы кебек, татар җыр-моңына сусаган, саф күңелдән гашыйк булган, татарлыгы белән горурланып яшәүче тамашачыны күргән юк дия алам. Яңа гына сәхнәгә аяк баскан, әле сәләтләренә ышанып та бетмәгән җырчыларыбызга өмет һәм мөмкинлек бирүләре өчен генә дә олы хөрмәткә лаек алар.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (22.10.2010)
Просмотров: 559 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz