Төмән
дәүләт университеты филология һәм журналистика институтының татар теле һәм
әдәбияты бүлеге 163 группа студентлары (5 нче курс, 9 кеше) Төмән шәһәре,
Төмән, Ялутор, Түбән Тәүде, Яркәү районнары мәктәпләрендә класс җитәкчеләре,
татар теле, рус теле һәм әдәбиятлары укытучылары сыйфатында педагогик практика
үттеләр. Университетта
практика нәтиҗәсенә багышланган традициягә әверелгән "Түгәрәк өстәл”
оештырылды. Һәр студент слайдлар презентациясе формасында чыгыш ясады. Чарага
Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Е.М.Воробьев,
укытучыларның белемнәрен күтәрү институты (ТОГИРРО) филология кафедрасы өлкән
укытучысы О.В.Мысовских, дәүләт университеты методисты И.Р.Смирнова, Төмәннең
52 нче мәктәбе директоры А.З.Манкаева, завучы С.Ч. Мөстәкыймова, "Яңарыш”
газетасы каршында эшләп килүче "Әдәби Төмән” түгәрәге әгъзалары –
З.Г.Акбүләков, радиоспорт буенча дөнья чемпионы З.Х.Низамов, Төмән өлкәсе
мәгарифе буенча берничә китап авторы, ветеран укытучы Л.Б. Хәбибуллина катнаштылар.
"Түгәрәк өстәл”не татар теле һәм әдәбияты бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре
докторы, профессор Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина ачты һәм алып барды. Бүлек 1993 елда ачылды. Аны тәмамлаучы
милләттәшләребез өлкәбезнең төрле төбәкләрендә эшлиләр, нигездә, үз һөнәрләре
буенча. Рус, татар, инглиз телләрен укыталар. Төньякка китүчеләр дә байтак.
Укучыбыз Лилия Булатова Швейцариядә укыта. Хокук саклау органнарында,
газета-журналлар редакцияләрендә дә егет-кызларыбыз хезмәт итәләр. 2002 елдан
аспирантура эшли, кандидатлар уннан артык, - дип
Хәнисә Чәүдәт кызы бүлек белән таныштырды. Гүзәл Әбубакирова һәм Алсу Балдина - Төмән районы, Индрәй,
Юлия Бәширова - Талымхан, Әлфинур Рәхимова - Ялутор районы, Исәт, Наилә
Хәйруллина - Түбән Тәүде районы, Тарман, Вәсимә Усманова Төмәннең 52нчемәктәпләрендә практика үткәннәр. Азалия Габдрәхимова - Муллаш, Нурзия
Хәлидуллина - Дубровное, Лариса Кадыйрова Исәт мәктәпләрендә практика узганнар.
Бүгенге көндә А.Габдрәхимова Муллаш мәктәбендә укыта да инде, аңа фатир да
бирелгән. Булачак
укытучыларның отчетлары бик кызыклы һәм бай эчтәлекле иде. Кызлар чын күңелдән
мәктәп директорларына, укытучыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр. Аларның
чыгышларыннан укытучыларның яшьләргә хәлләреннән килгәнчә ярдәм итүләре
күренде. Һәр студент слайдка мәктәп бинасын, коллективны, укучыларны, авылны
төшергән. Мәктәпләрнең заманча техникалар белән җиһазландырылганы,
китапханәләрнең китаплар белән бай булуларын да күрдек. -
Чыгышлар бик ошады. Мәктәпләр белән якыннан таныштым. Бу белем йортларында
практика яхшы шартларда оешкан. Киләчәктә дә шулай булсын. Мәктәпләр әйбәт,
норматив таләпләргәтуры килә. Кырынкүл
белем учреждениесенең киләчәгебүгенге
көндә хәл ителә, яңа мәктәп төзеләчәк. Районнарда укытучылар җитмәү проблемасы
кала. Яшь белгечләргә торакбирү
мәсьәләсе хәзер үтә җитди башкарыла. Укытучыларга беренче чиратта фатир бирелә.
Яшьләр! Хезмәт итегез, сезгә бөтен ишекләр ачык. Татар бүлеге эшләргә тиеш,
- дип Евгений Михайлович сөйләде. З.Акбүләков,
И.Смирнова, О.Мысовских, Л.Хәбибуллина, А.Манкаева студентларга теләкләр,
үгет-нәсихәтләр, үзләренең фикерләрен әйттеләр. Зыятдин
абый Низамов хөрмәтлекунакларга Бөек
Ватан сугышы ветераны, "Дан” орденының тулы кавалеры, хәзер инде яныбыздан
киткән Хәбибулла Якинның дипломын тапшырды. Студентлар
нинди генә шартлар булмасын, аларны аңлап ярдәм кулы сузучы җитәкчеләре Хәнисә
Чәүдәт кызы Алишинага рәхмәтләрен белдерделәр. Киләчәктә шушы яшьләргә зур
уңышлар теләп калабыз. Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
|