Бу көннәрдә
Рәсәйнең 8 йөз мең, ә өлкәдәге 8 меңгә якын укучы өчен соңгы кыңгырау
шалтырады. Хәзер алар алдында бик тә җаваплы мәсьәлә - бердәм дәүләт имтиханы
бирү тора. Студентлар да тиздән тирләп-пешеп зачет-имтиханнар тапшыра башлар.
Шуны күздә тотып, бүген без сезгә киңәшләр бирергә булдык, кем белә, бәлки,
файдасы да тиеп куяр әле. Беренчедән: мәгълүматларны истә калдырыр өчен
хәтерең бик яхшы булырга тиеш. Ә хәтерне яхшырту өчен көн дә берәр телефон
номерын, адресны истә калдырып, кичен аны исеңә төшер. Күңелдән генә саннарны
алып кушып кара. Мәгълүматны төне буе ятлап утыру бөтенләй кирәксез эш. Кичтән
бер кат күз йөгертеп кенә чыгып, тыныч күңел белән ятып йокла. Иртә белән
бер-ике сәгатькә иртәрәк торып, тагын бер кат караштырып чыгу уңышлырак булыр.
Чөнки иртән баш мие ял иткән була һәм мәгълүматны яхшырак кабул итә. Инде хәтерне
яхшыртырга ярдәм итүче ризыкларны да санап китик. Имтиханга әзерләнгәндә
ашар алдыннан ярты стакан шалфей төнәтмәсе эчеп куегыз. Аның составындагы эфир
майлары хәтерне яхшырта. Нарат, лимон,
канәфер исләре дә шундый ук эффектка ия. Шулай ук банан ашау да уңай тәэсир
итәр. Чама белән шоколад, шикәр, торт ише баллы әйберләр ашап кую да файдалы. Имтиханга
кайчан керергә? Яхшы әзерләнсәң дә, барыбер дулкынланасың икән, беренче
кер. Укытучының ничек имтихан алганын беләсең килсә, уртагарак кал. Ә инде җавап
бирергә әзерләнгәндә, сүзне башлап җибәрү өчен 2-3 җөмләне тулысынча язып
куярга кирәк. Яхшы кереш, гадәттә, уңышка илтә. Сөйләгәндә кинәт туктап калырга
ярамый. Әгәр сүзне дөрес әйтмәсәң, укытучы аңа игътибар бирмәсә – төзәтмә.
Беркайчан да сорау интонациясе белән сөйләмә. Шулай ук "Мин белмим” дигән сүзне
ычкындырма! Сорау буенча өстәмә материал укыганыңны яшермә. Имтихан алучыга бу
ошар, бәлки, бәхәскә кереп, икенче сорауны да онытыр... Җавап биргәндә үзеңне
тыныч тот, кулыңдагы каләмне әйләндермә, укытучыңның күзенә туры кара. Инша
язасың икән, гади җөмләләр генә кулланырга тырыш. Диктант икән –
интонациягә игътибар ит. Изложение вакытында кәгазьгә "этәргеч” сүзләрне
генә яз, әмма сюжетны да онытма.Язма эш вакытында тикшерүгә дә күп вакыт кирәк.
Кемгә дә сер
түгел, элек-электән укучы-студентлар зачет яки имтиханны тапшыру өчен төрле ырымнар,
ышанулар, сихерләргә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Кем генә имтиханга керер
алдыннан бакыр биш тиенлекне сул аягының үкчәсе астына куеп карамады
икән?! Аннары кабинет ишеген
"Бисмиллаһи” әйтеп уң кул белән ачып, бүлмәгә уң аяк белән атлап керергә
тырышуларны да истән чыгармыйк.. Шулай ук мендәр астына китап кыстырып йоклау,
сиреньнең биш чуклысын эзләп табып ашау, өс-киеменә энә яки булавка кадаулар да
киң кулланыла. Сессия чорында төнге нәкъ 12дә балконга чыгып, "Халява, ловись!”
– дип кычкыручылар бар. Имеш, зачетка эченә "халява” кереп кала да, укытучы аны
ачкач, студентка яхшы билге куя. Күпләр имтихан алдыннан юынмаска һәм имтиханны
уңышлы биргән очракта, чираттагысына шул ук киемнәрдә барырга киңәш итәләр.
Әмма, хөрмәтле укучыбыз, боларга карап кына, имтиханнарны уңышлы тапшырырырга
өметләнергә һич тә кирәкмидер, Ел әйләнәсендә дәрес калдырмый, бирелгән
биремнәрне төгәл үтәп, тырышып укысаң, күпкә ышанычлырак булыр.
Р.КАНГАЗИНА.
("Ялкын”
журналын кулланып язылды).
|