Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

ГАРМУНЧЫ, ҖЫРЧЫ, ВОЛОНТЕР ДА ҮЗЕ


Тулы исеме: Руслан Рифат улы Ильясов.

Туган елы: 1990 елның 30 нчы июне.

Туган җире: Башкортостан, Әлшәй районы, Гайнеямак авылы.

Белеме: Тубыл дәүләт социаль-педагогик академиясенең социаль-психологик факультетының 4 нче курс студенты.

Гаиләсе: яраткан кызының исеме – Лилия.

Яраткан ризыгы: итле бәлеш, борщ.

Яраткан җырчысы: Салават Фәтхетдинов.

Тормыш  девизы: вакытның һәр мизгелен файдалы үткәрергә тырышу.

"Яңарыш” укучыларын күптән түгел өлкәдә узган "Татар егете–2011” конкурсында беренче урынны яулаган үзе чибәр, үзе гармунчы, җырчы, тырыш, максатчан, миһербанлы егетебез Руслан белән якыннан таныштырырга булдык. Тумышы белән Башкортостан ягыннан булса да, ул Түбән Варта районының Мегион шәһәрендә үскән, шуңа карамастан, саф татар телендә сөйләшә. Чөнки каникулларын Руслан Гайнеямак авылында яшәүче әбисе - Тәслимә Нәски кызы янында уздыра, өйдә дә алар туган телдә генә аралашалар икән. Руслан – хыялый, аралашучан. Энергиясе ташып торган егетебез яшьлегенең кадерен белеп, тормыштан тәм табып яшәргә тырыша. Тәмәке тартып,  сыра эчеп вакытларын уздырган яшьләрне тәнкыйтьләмәсә дә, аларның бу кыланышларын хупламый. Ялларын дуслары белән волейбол,  футбол уйнап, тимераякта, чаңгыда шуып, гармунда рус-татар көйләрен сыздырып, җырлашып, бернинди кәеф күтәрүче эчемлексез дә бик күңелле үткәрәләр. Музыкага мәхәббәте Русланга нәселдән күчкән булып чыкты. Җырга сәләте барын күреп әти-әнисе аны музыка мәктәбенә бирәләр. Анда ул фортепьяно классында 8 ел укый. Әмма күңеле аның гармунга тартыла һәм ул үзлектән гармунда татар көйләрен өйрәнә башлый. Мәкалә башында бирелгән анкетада күрсәтелгәнче, Руслан югары уку йортында белем ала һәм шул ук вакытта үз һөнәре буенча Тубыл яшүсмерләр өчен социаль-реабилитацияләү үзәгендә тәрбияче булып та эшли. Бу гынамы ни, ул әле факультетның студентлар советында тора, яшьләр белән балалар, картлар йортларына барып кечкенә концертлар куялар, кыскасы, волонтерлык шөгыле белән шөгыльләнәләр. Русланга "Татар егете” конкурсында көчен сынап карарга үткән ел "Себер йолдызы”нда катнашып икенче урын алган Алисә Арангулова тәкъдим иткән. Гомумән, әлеге конкурс турында аның фикере югары. Төмән шәһәре янындагы "Витязь” балалар лагерында финалга әзерлек барганда, ул яңа танышлар, дуслар тапкан. Татарча аралашу, тарихыбыз, мәдәниятебез, ислам дине турында үткәрелгән дәресләрдән ләззәт табып, зур канәгатьлек кичергән.   

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (09.04.2011)
Просмотров: 574 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz